Бөккән

Бөккән

Бөккәнне төче яисә ачы камырдан сумсадан эрерәк итеп пешерәләр. Татарстанның кайбер районнарында аны "тәкә" дә диләр. Бөккәнне бәрәңге, кишер, кәбестә, эчәк, кабактан һ.б. пешерәләр.

Эчәк бөккәне

Тиешенчә чистартып әзерләнгән сыер яки сарык эчәген суган белән катыштырып чабалар, ит тарткычтан чыгаралар, вак кына туралган бәрәңге кушалар да, тоз белән борыч сибеп, яхшылап болгаткач, бераз иләктә саркыталар.

Бөккән өчен: табакка сөт яки су, бераз чәй содасы салып, йомырка сыталар, тоз сибәләр һәм токмач камырыннан йомшаграк итеп төче камыр басалар.

Әзер камырны, 90 г лы кисәкләргә бүлеп, түгәрәкләп җәяләр, җәемнең яртысына алдан әзерләнгән эчен салалар да, урталай бөкләп, кырыйларын чеметеп ябыштыралар һәм матурлап сырлыйлар. Ясап бетергәч, майлы табага яки калайга тезәләр һәм, өстенә чи йомырка сөртеп, мичкә куялар. Пешкәч, майлап, табынга бирәләр, урталай кисеп (яисә сындырып), эченә эретеп май салып ашыйлар.

1 бөккәнгә: 90 г камыр, 40 г бәрәңге, 100 г эчәк, 15 г суган, эченә һәм майларга 20 г май, тоз, борыч, йомырка.

Кишер бөккәне

Кишерне, яхшылап чистартып, салкын су белән югач, аз гына тоз салып пешерәләр. Пешкәч, суын агызып сыталар да, вак кына чабып, шикәр комы сибәләр, каты итеп пешерелгән йомырка сарысын ваклап салалар һәм май сибеп болгаталар. Шуннан соң, алда сөйләнгәнчә, бөккән ясыйлар. Йомырка урынына бүрттерелгән дөге кушарга була, тик кишер бөккәнен ачы камырдан ясыйлар, эченә май салып ашыйлар.

1 бөккәнгә: 90 г ачы камыр, 80-100 г кишер, 1/4 йомырка яки 20-30 г бүрттерелгән дөге, кишергә салырга 15 г май, шикәр, тоз.

Кәбестә бөккәне

Кәбестә бөккәнен йомырка белән пешерәләр. Башлы кәбестәне, чистартып, тагаракта чабалар да тоз сибеп уалар, йомшаргач, суын сыгалар. Аннары каты итеп пешергән йомырканы, вак кына турап, кәбестәгә кушалар, сары май, бераз шикәр комы салып болгаталар һәм бөккән ясыйлар.

Кәбестә бөккәнен кайнар килеш ашыйлар, аерым савытта каймак яисә, эретеп, атланмай куялар.

1 бөккәнгә: 90 г ачы камыр, 150 г кәбестә, 1/4 йомырка, 15 г сары май, шикәр комы, тоз.