Ширбәт

ширбәт

Ширбәтне җиләктән, җиләк-җимеш сокларыннан һәм шикәрдән (балдан) әзерлиләр. Ширбәт куе һәм сыек була. Куе ширбәтне төрле ашлар әзерләү өчен, ә сыек ширбәтне десерт итеп кулланалар. Йөзем җимеше, өрек, мүк җиләге, чия һәм кара карлыган ширбәтләре аеруча тәмле була.

Чиядән куе ширбәт

Чияне әйбәтләп юып, төшен алалар, шикәр комы сибеп (5 кг чиягә 1-1,5 кг шикәр комы), кояшка куялар. Кояшта 1-2 көн торгач, чияне агач кашык белән изеп, марля капчыкка салып суын сыгалар. Сокка шикәр комы өстәп (3 стакан сокка 2 стакан шикәр комы) 5-10 минут кайнаталар да, суынган ширбәтне пыяла савытка салып куялар.

Өрек ширбәте

Өрекне, берничә кат юып, шикәр белән кайнап торган суга салалар һәм өрек йомшарганчы кайнатып суыталар. Әзер ширбәтне сакларга ярамый, аны шунда ук табынга бирергә кирәк. Чынаякка 3-5 өрек салалар. Күрәгә белән йөзем җимешеннән дә ширбәтне шулай ук әзерлиләр.

200 г суга: 30 г өрек, 30-40 г шикәр комы.

Кура җиләге яисә каен җиләгеннән сыек ширбәт

Кура җиләген яисә каен җиләген чистартып юалар да, әйбәтләп изгәч, иләккә яисә марләга салып, суын сыгалар, кирәгенчә шикәр комы өстиләр, әйбәтләп болгаталар һәм кайнаталар, аннары салкынга куялар. Мондый ширбәтне 5-6 сәгатьтән ары сакларга ярамый, суынган ширбәтне шунда ук табынга бирергә кирәк.

Татлы ширбәт кайнату

Кайнап торган суга шикәр комы салып, татлы бер масса булганчы 5-10 минут кайнаталар һәм өстәл өстенә куеп суыталар. Аннары татлы ширбәтне салкынга чыгарып яки суыткычка куеп суыталар. Суынгач, ширбәт җиләк-җимешкә салу өчен кулланыла.

200 г суга: 45-50 г шикәр комы.