Салма

салма

Татар халкы салманы элек-электән әзерләгән. Аны итле шулпада да, итсез шулпада да пешерәләр. Салмалы ашка бәрәңге, суган, кишер, борчак, ясмык салалар. Мондый ашны гадәттә катык белән ашыйлар. Итсез шулпага суганны туң май белән кыздырып салалар.
Салманы бодай, карабодай, ясмык яки борчак оныннан ясап була.
Камырны куна тактасында яки табакта басалар. Табакка он, тоз салып, өстенә йомырка сыталар һәм, суынган шулпа өсти-өсти, токмач камыры кебек басалар. Камырны 100 әр г чамасында кисәкләргә бүлеп, 1-1,5 см юанлыгында бау сыман итеп, кунада тәгәрәтәләр. Аннары, озынча камырны эрбет чикләвеге кадәр өзеп алып, яисә пычак белән кисеп, баш бармак белән кунада бөтереп, салма ясыйлар.
Салмалы аш янына, касәгә яки чынаякка салып, катык бирергә киңәш ителә.

Сарык ите белән салмалы аш.

Сарык итен яхшылап юып турагач, өсте ябыла торган кәстрүлгә салып пешерергә куялар. Тозын ит пешеп җитәргә 15-20 минут калгач салалар, аннары итне шулпадан алалар һәм шулпаны сөзеп яңадан утка куялар, түгәрәкләп тураган кишер, суган һәм бәрәңге салалар. Бәрәңге пешеп җитәрәк, ашка сары май һәм салма салып, өскә күтәрелгәнче кайнаталар.

1 өлешкә: 150-200 г сөякле ит, 15 г кишер, 15 г суган, 100 г бәрәңге, 40 г әзер салма, 10 г сары май, тоз, борыч.

Сыер итеннән салмалы шулпа

500-600 г лы сөякле сыер итен салкын суга салып, шулпа пешерәләр. Пешкән итне шулпадан алып, шулпасын сөзәләр дә яңадан кайнатып чыгаралар, шулпага кишер белән суган турыйлар, 10-15 минуттан соң әзер салма салалар, өскә күтәрелгәнче пешерәләр. пешкән итне һәр кешегә 1-2 кисәк итеп турап, шулпада кайнатып алалар, итне тәлинкәләргә салып аш белән бирәләр.

1 өлешкә: 150-200 г сөякле ит, 20 г кишер, 20 г суган, 10 г сары май, 60 г салма, тоз, борыч.

Катыклы борчак оны салмасы

Йомыркага басылган борчак салмасын кайнап торган тозлы суда яки ит шулпасында пешереп алалар да иләккә салып саркыталар. Саркытылган салманы бераз суытып, катык салып табынга бирәләр.

1 өлешкә: 120 г салма, 30-35 г катык, тоз, борыч.