Ботка

ботка

Ботканы төрле ярмадан пешерәләр, тик ярма чиста, яхшылап юылган булырга һәм аннан ачы тәм килмәскә тиеш.
Нинди ярмадан пешерүгә карап, боткага шикәр комы, сөт өсте, май, сөт, тоз һ.б. салалар.
Ботканы сыек, куе һәм ярмасы таралып тора торган итеп тә пешерәләр.

Сыек манный боткасы

Кәстрүлгә сөт белән бераз су салып кайнатып чыгаралар, кирәгенчә тоз һәм шикәр комы һәм, болгата-болгата, манный ярмасы салалар. Пешкән ботканы тәлинкәләргә май белән салып бирәләр.

1 өлешкә: 50 г манный ярмасы, 150 г сөт, 50 г су, 10 г шикәр комы, 20 г май, бераз тоз.

Таралып торган карабодай боткасы

Чистарткан карабодай ярмасын, табага яки калайга салып, сүрән генә ут өстендә яки мичтә, болгата-болгата, кызарганчы кыздыралар.
Кәстрүлгә кирәк кадәр су һәм тоз салалар, кайнап чыккач, кыздырган ярманы салып, куера башлаганчы пешерәләр. Ботка куергач, кәстрүлне ут өстеннән алып, суынмаслык итеп яхшылап төреп, 45-60 минут парландыралар.
Ботканы мичтә пешергәндә, ярманы алдан кыздыруның кирәге юк. Ярма, су һәм тозны чуенга (кәстрүлгә) берьюлы салып мичкә куялар да 2-3 сәгать томалап пешерәләр. Пешкәч, ботканың ярмасы таралып торырга тиеш. Табынга өстенә май салып, кайнар килеш бирәләр.

1 өлешкә: 100 г карабодай ярмасы, 200 г су, 20 г май, кирәгенчә тоз.

Сыек солы боткасы

Солы ярмасын кайнап торган суга салып, аз гына бүрттергәч, кайнаган сөт, тоз, шикәр комы салып болгаталар. Ул куера башлый, аннары өстен томалап, пешереп җиткерәләр.

1 өлешкә: 100 г ярма, 100 г су, 250-270 г сөт, 30 г шикәр комы, тоз - кирәгенчә.

Дөге боткасы

Дөгене чистартып берничә кат кайнар су белән юалар һәм кайнап торган суда 5-8 минут бүрттерәләр, иләктә яки тишекле чүмечтә саркыталар. Аннары, кайнап торган сөткә салып, 15 минут пешерәләр. Куера башлагач, боткага тоз һәм шикәр комы өстиләр һәм, каплап, сүрән утта 20-30 минут парландыралар.

1 өлешкә: 70 г дөге, 100 г сөт, 150 г су, 10 г шикәр комы, 20 г май, кирәгенчә тоз.

Татар халвк ашлары. Ботка