Вак бәлеш

Вак бәлеш

Вак бәлешне, майлы табага тезеп, кызу мичтә пешерәләр. Аны ачы камырдан да, төче камырдан да ясарга мөмкин.
Вак бәлешне төрле ярмага (дөге, борай, карабодай, солы, тары) симез сыер, сарык, каз яисә үрдәк ите кушып пешерәләр. Бәлешне аш артыннан бирәләр.

Шулпалы вак бәлеш

Шулпалы вак бәлешне төче камырдан, эчен өчпочмакныкы шикелле үк әзерләп пешерәләр.
Әзер камырны чынаяк тәлинкәсе кадәр (диаметры 15 см) җәеп, уртасына өеп бәлеш эчен салалар да, камырның кырыйларын күтәреп, бармак белән чеметеп чыгалар. Уртасында 4 см лы тишек калдыралар, аны юка гына камыр белән каплыйлар.
Бәлешләрне майлы табага тезгәч, өстен чи йомырка белән майлап, мичкә яисә духовкага тыгалар. 15-20 минуттан, бәлешнең йөзе килгәч, өстен ачып, кайнар ит шулпасы салалар һәм, бөкеләп, мичтә яңадан 30-40 минут тоталар. Табынга эченә тагын шулпа салып чыгаралар.

1 бәлешкә: 150-180 г төче камыр, 150 г ит, 160-180 г бәрәңге, 40 г башлы суган, 3/4 стакан шулпа, бәлеш өстен майларга 1/4 йомырка.

Дөгеле вак бәлеш

Симез итне юып сөякләреннән аергач, бик вак турап, бүрттерелгән дөге, вак кына туралган суган, бераз май, тоз белән борыч кушып, яхшылап болгаталар. Ачы камырны, 90 г чамасында бүлеп, чынаяк тәлинкәсе кадәр итеп җәяләр, уртасына алдан әзерләнгән 100 әр г бәлеш эче салып чыгалар да, җәемнең читләрен күтәреп, бармак белән чеметеп бөрәләр. Уртада биш сум акча кадәр тишек калдыралар, аны юка итеп камыр җәеп каплыйлар һәм тирәсен ябыштыралар. Ясаган берсен майлы табага тезәләр. Бу бәлеш түгәрәк һәм биек булырга тиеш. 10-15 минут кабарткач, өсләрен чи йомырка белән майлап, мичкә тыгалар. 15-20 минуттан бәлешкә шулпа өстиләр, бөкесен каплап, яңадан мичкә куялар.

1 бәлешкә: 90 г ачы камыр, 70 г ит, 12-15 г дөге, 20 г башлы суган, 15 г сары май, тоз, борыч, шулпа, өстен майларга 1/8 йомырка.

Тиз пешә торган вак бәлеш

Дөгене, бүрттереп, иләктә саркыталар да, суганны вак кына турап, саргылт төскә кергәнче майда кыздыралар, сарык итенең сөяксез җирен эре тишекле ит тарткычтан чыгаралар һәм майлы табада пешкәнче кыздыралар. Иткә дөге, суган, май, тоз белән борыч салып болгаталар.
Бу бәлеш өчен тиз өлгерә торган камыр басалар, ул духовкада 20-25 минут пешә.