Татлы

татлы

Татлы (өйдә әзерләнгән помадка)

Татар халкында чәй янына эш кына хуш исле помада - татлы куялар. Аны кайнаган кайнар сөткә шикәр салып, болгата-болгата, 20-30 минут пешерәләр. Әзер булу-булмавын бал кашыгы белән алып салкын суга салып карыйлар, шар сыман булып катса - ул әзер. Аксыл көрән татлыны калайга яки табага 2 см калынлыгында җәяләр, каткач, шакмаклап (кыек шакмаклап, өчпочмаклап һ.б.) кисеп, шикәр савытына салып чыгаралар.
Тәме һәм исе әйбәтрәк булсын өчен, татлыга бал (алган шикәрнең 10-15 % кадәр) өстәргә мөмкин. Башта балны җылыталар, шикәр белән сөт кайнап чыккач салалар.
Пешеп җитәрәк кирәгенчә (1-3 г) җиләк-җимеш эссентсыясе өстиләр.

1 кг шикәргә (рафинадка): 350 г сөт

Җиләк белән күпертелгән йомырка татлысы

400 г каен яисә кура җиләген юып, изәләр дә, марля капчыкка салып, суын сыгалар. 200-300 г шикәр комы салып, әйбәтләп болгаталар.
6-8 йомырканың агын сарысыннан аералар һәм агын күпертәләр. Күперткән йомырка агына җиләк суын салып, әйбәтләп болгаталар һәм майлы тирән табага бушатып, өстенә шикәр оны сибәләр, 10-20 минут мичтә пешерәләр. Пешергәндә татлы шактый кабара, өсте кызаргач, мичтән алып суыталар һәм табынга бирәләр.

Татлы төш

Кәстрүлгә бал, шикәр комы һәм су салып акрын гына ут өстендә татлы кайнатыла. Өлгергәнме-юкмы икәнлеген белү өчен татлыны салкын суга тамызып карыйлар. Шартлап сынарлык булып катса, татлы өлгергән була. Татлыны ут өстеннән алмыйча гына киптерелгән чикләвек төше (төшне башта элпә сыман кабыгыннан уып чистартырга кирәк) салып яхшылап болгатырга һәм, 2-3 минут ут өстендә таткач, майланган табага 1,5-2 см калынлыгы итеп җәяләр. Җәеп бетергәч, ике бармак киңлегендәге шакмаклар рәвешендә кисеп, салкын урында катыралар. Татлы төш чәй янына бирелә.

1 кг чикләвек төшенә: 500 г шикәр комы, 600-700 г бал һәм 100 г су.