Бавырсак

Бавырсак

Савытка йомырка, сөт, май, шикәр комы, тоз һәм бераз чүпрә салып (күп вакытта салмыйлар да), шикәре, тозы һәм чүпрәсе эреп беткәнче яхшылап болгаталар, иләнгән он өстәп, камыр басалар. Ул өйдә баскан токмач камырыннан йомшаграк булырга тиеш. Камырны 100-150 г лы кисәкләргә бүлеп, бармак калынлыгында тәгәрәтәләр һәм урман чикләвегеннән зуррак итеп кисәләр, аннары кайнап торган майга салып, болгата-болгата, кызарганчы пешерәләр.
Әзер бавырсакны дуршлагта сөзәләр. Өстенә шикәр оны сибәргә мөмкин. Табынга салкын килеш бирәләр.
Бавырсак юлга алу өчен әйбәт.

1кг югары сортлы онга: 10 йомырка, 130-140 г сөт, 30-35 г шикәр, 30 г сары май, 5 г чүпрә, кыздырырга 180-200 г май

Катыклы бавырсак

Бу бавырсакны ачы камырдан әзерлиләр. Камырны бармак калынлыгында тәгәрәтәләр дә, кузы чикләвеге кадәр кисеп, кайнап торган майда кыздыралар. Аннары, сөзеп, суыталар. Бавырсакны, касәгә яисә тирән тәлинкәгә куеп, өстенә катык салып, табынга бирәләр.

Бавырлы бавырсак

Ачы камыр куялар, басканда ит тарткычтан чыгарган пешкән бавыр өстиләр. Камырны 1-1,5 сәгать кабарталар. Әзер камырны, бармак калынлыгында тәгәрәтеп, кузы чикләвегеннән кучерәк итеп кисәләр. Аннары, кызган майда пешереп, табынга катык белән бирәләр.

600-650 г югары сортлы онга: 6-8 йомырка, 150 г сөт, 30 г шикәр, 30 г сары май, 5 г чүпрә, тоз, 400 г пешкән бавыр, кыздырырга 200-250 г май.

video

татар халык ашлары Бавырсак