Ат ите

кыздырма

Ат ите турында сөйләгән идек инде. Ул организм өчен гаять файдалы. Тозлаган һәм тозламаган ат итеннән әзерләгән салкын ашлар табынның зур сые санала. Ә атның түш һәм корсак яны итеннән ясалган казылык - иң тәмле ризыкларның берсе.
Тозлы кәбестә, борчак, солы, карабодай ашлары өчен ат итенең шулпасы аеруча әйбәт. Ул телемләп кыздыру өчен дә яхшы. Ат ите шулпасының өресе күп була, шунлыктан пешергәндә аны гел җыеп торырга кирәк.
Ат мае тәмле һәм тиз эри. Элегрәк аны эретеп суытканнар да өске утырган өлешен ипигә ягып ашаганнар һәм кыш көне юлга ала торган булганнар.

Ат итеннән салкын аш

Сум итне ике бармак калынлыгында кул йөзе чамасы кисеп алгач, күп итеп тоз сөртеп уалар, борыч сибәләр һәм ике көн салкында тоталар. Аннары кызган майлы табада әйләндерә-әйләндерә кыздыралар. Өстенә сөт я сыек каймак салып, томалап пешерәләр. Ит йомшарып китә, тәмам өлгерә. Суыткач, телемнәргә турап, табынга китерәләр.

Кыздырма

Сум итне бармак калынлыгында шакмаклап турагач, тоз, борыч сибеп, 1-2 сәгать салкында тоталар һәм кызган табада яхшылап кыздыралар. Янына бераз ваклап тураган чи суган да салалар. Кирәк икән, аз гына томат я вак итеп тураган кызыл помидор, сөт яки катык, каймак салып, өстен томалап пешерәләр.
Табынга кайнар килеш бирәләр. Вак итеп тураган сарымсак сибеп китерсәң, кыздырма тәмлерәк була.

1 өлешкә: 100-150 г сум ит, 15-20 г май, 75-100 г сөт яки катык, яки 50 г каймак, 30 г башлы суган, кирәгенчә тоз, борыч.

Ат итенең 500-700 г чамасы сөяксез җирен яхшылап юып, сеңер, ярыларын кисеп алгач, киңлеге 5 см, ә озынлыгы 15 см лы кисәкләр итеп турыйлар. Аннары тоз, борыч, сарымсак сөртеп ышкыгач, нык кызган майлы табада яхшылап кыздыралар. Кыздырган итне капкачлы тирән табага салып, өстенә итне капларлык итеп суган турыйлар, телемләп тураган бәрәңге, тоз, борыч, лавр яфрагы, барысы күмелерлек кенә кайнар шулпа яисә кайнаган су салып, өстен каплап, әзер булганчы томалап пешерәләр.
Пешкәч, бәрәңгене озынча тәлинкәгә өеп салалар, итне, аркылыга турап, бәрәңге янына тәлинкәгә тирәли тезеп чыгалар, өстенә кыздырган суган һәм томалап пешергән ит шулпасы сибәләр.

видео

татар халык ашлары