Хуҗабикә ашы

хуҗабикә

Хуҗабикә

Мондый аш тиз әзерләнә, чөнки ул итсез, ягъни кысыр аш була. Кайнап торган суга әрчелгән (вагракларын бөтен килеш, эрерәкләрен ярып) бәрәңге салалар. Бәрәңге яртылаш пешкәч, тоз, борыч өстиләр һәм пешерүне дәвам итәләр. Пешеп җитәрәк, ашның кайнавын киметә төшеп, майда кыздырылган башлы суган салып җибәрәләр. Аш пешеп чыккач, утны сүндереп, 3-5 минут каплап тотканнан соң, табынга китерәләр. Шулпа бәрәңге белән бергә бүленә. Аңа вак итеп туралган укроп сибеп, табынга куялар.
Кысыр аш янына катык куела. Бу - бик тәмле, тансык аш.

1 өлешкә: 200 г бәрәңге, 40 г башлы суган, калганы - кирәгенчә.


"Кышкы" салат

Пешкән бәрәңгене, йомырканы, итне (яки майсыз казылык), кыяклы йә башлы суганны, тозлы кыярны вак шакмаклап турыйбыз. Алма белән кишерне эре угыч аша уабыз. Барысын бергә зур табакка салып болгатабыз, яшел борчак өстибез һәм өстенә укроп сибәбез. Тоз белән борычны тәменчә салабыз һәм майонез өстәп тагын яхшылап болгатабыз. Майонезның яртысын каймак белән дә алмаштырырга мөмкин. Салатны салат савытына салып, бизәп табынга куябыз.

200 г иткә йә казылыкка: 5-6 бәрәңге, 3 йомырка, 3-4 тозлы кыяр, 1 зур суган, 2 алма, 1 кишер, яшел борчак, укроп.

татар халык ашлары