Күптермә

күптермә
Күптермәне борчак, ясмык, тары оныннан пешерәләр. Күптермә камыры төче һәм коймак камырыннан куерак булырга тиеш.

Борчак күптермәсе

Савытка йомырка сытып, тоз, чәй содасы, сөт салып әйбәтләп болгаталар да борчак оны өстиләр һәм яхшылап изәләр. Камырны кайнап торган майлы тирән табага агызалар, 2 см чамасында тигез җәелсен өчен, табыны бераз селкетәләр. Күптермәне мичтә пешерәләр, өстен майлап, табынга кайнар килеш бирәләр.
Күптермә янына сөт өсте, катык яки озак итеп кайнатылган кайнар сөт бирергә мөмкин.
Ясмык һәм бодай күптермәсен дә борчакныкы кебек үк пешерәләр.
 
1 таба күптермәгә: 1 кг он, 5 йомырка, 600-700 г сөт, 100-150 г май, 1/2 балкашык чәй содасы.

Балык салаты

Консерваны ачып, балыкларны чәнечке белән ваклыйбыз. Йомырканы чистартып, агын сарысыннан аерып, агын да, сарысын да аерым ваклыйбыз. Суганны чистартып, юка боҗралар итеп турыйбыз. Юалган алманы һәм каты сырны вак угыч аша уабыз. Салат савытына кат-кат итеп, һәр катка майонез ягып болай салабыз. Беренче кат - вакланган балык, икенче кат - суган, аннан соң алма, йомырка агы, сыр һәм ахырда - вакланган йомырка сарысы. Салатны артып калган йомырка сарысы һәм петрушка белән бизибез.
 
1 банка майлы яки үз согындагы балык консервага: каты итеп пешерелгән 3 йомырка, 2 уртача зурлыктагы суган, 1 алма, 100 г каты сыр, 100 г майонез, петрушка.
татар халык ашлары