Чүбәрәк

чүбәрәк

Урыслар аны телләренә яраклаштырып "чебурек" ди. Чынында бу майда кыздырылган сумса Кырым татарларының милли ризыгы. Чын чүбәрәк төче камырдан әзерләнә. Эченә төрле тәмлеткечләр мулдан салынган һәм ваклап туралган ит, бәлки сыр салынырга мөмкин.

Чүбәрәк

Башта камырын әзерлибез. Онны илибез, аңа 5-6 тамчы сыек май кушабыз. Кул белән он белән майны әйбәтләп уалыйбыз. Бер йотым суда яхшылап чеметеп алынган тозны эретәбез. Онга башта тозлы суны, соңыннан гади суны әкренләп кушабыз. Камырыбыз йомшак булырга тиеш түгел. Камырны түгәрәкләп полиэтиленга төреп куябыз. Ярты сәгать чамасы торып торсын. Камырны бәрәңге пешкән суда да басырга була. Аңарчы чүбәрәкнең эчен әзерли торабыз. Вак итеп суганны, итне турыйбыз, тоз, борыч, төрле укроп кебек хуш исле үләннәр салгач, әйбәтләп болгатабыз. Соңыннан куе каймак хәленә кергәнче ит шулпасы өстибез. Шулпа артык күп булырга тиеш түгел, югыйса, чүбәрәк эче пешеп җитмәгән кебек тоелыр. Әзерләнгән итнең өстен каплап ярты сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк булыр. Ул арада камыр эшен дәвам итик. Камырны учка сыярлык, урта зурлыктагы тавык йомыркасы кадәр кисәкләргә өзеп бүлгәләргә. Түгәрәкләп баскаларга да, 1-2 миллиметр калынлыкта җәяргә. Түгәрәкләп җәелгән камырның бер ягына әзер эчлек салырга. Ит камыр кырыена барып җитмәскә тиеш, соңыннан читләрен ябештерерлек булсын. Җәелгән камырның эчлек салынмаган ягы белән тигезләп капларга һәм чәнечке белән басып чыгарга. Баскалап ябештереп, махсус җайланма белән кисәргә дә була. Чүбәрәк ясалган арада тирән табага майны кыздырырга куябыз. Әзер чүбәрәкләрне яхшылап кызган майда пешерәбез. Башта бер ягын, аннан соң икенче ягын кызартып алабыз. Кыздырылган чүбәрәкләрне сөлгегә куеп артык маен сеңдереп алабыз. Кайнар килеш ашаганда гына чүбәрәк искиткеч тәмле була. Чүбәрәк янына помидор суы яки әйрән бирергә була.

500 г онга: 300 г турылган ит, 150 г суган, сыек май, тоз, кара борыч, ит шулпасы.

Чөгендер салаты

Пешкән чөгендерне һәм алманы кабыгын чистартып угыч аша уабыз. Чикләвекне дә кабыгыннан чистартып ваклыйбыз. Барысын бергә кушабыз һәм майонез салып болгатабыз. Табынга куяр алдыннан салат өстенә ваклап туралган яшел үләннәр сибәбез. Бу салатны уылган сарымсак кушып та ясарга була.

4 кызыл чөгендергә: 4 алма, 16 әстерхан чикләвеге, 8 аш кашыгы майонез, яшел үләннәр.

видео

татар халык ашлары