Каймаклы пирог

сметанник

Каймаклы пирог "Сметанник"

Каты итеп басылган ачы камырны, җәеп, таба кырыена җиткереп майлы табага салалар. Тирән савытка йомырка сытып, каймак, шикәр комы өстиләр һәм болгаталар. Шуны камыр өстенә 1-2 см калынлыкта салып, кырыйларын сырлыйлар һәм духовкада 30-40 минут пешерәләр. Әзер пирогы суытып, кисеп чәй янына бирәләр.

1 сметанникка: 0,5 кг камыр, 500 г каймак, 4 йомырка, шикәр комы.

"Грекча салат"

Өстәлгә помидор, яшел кыяр, баллы борыч (аның төрле төстәгеләрен алсан, тагын да яхшырак), төше алынган зәйтүн җимеше, брынза, пекин кәбестәсе, көнбагыш яки зәйтүн мае алып куялар. Башта помидор, кыяр, борыч, кәбестәне яхшылап салкын суда юалар. Кыярның башларын кисеп алырга, помидорның сабагын өзәргә, борычны орлыкларыннан чистартырга онытмабыз. Аннан аларны 2 см зурлыгында шакмаклап турыйлар. Туралган яшелчәләрне тирән савытка салалар. Хәзер инде сырны да нәкъ шулай ук шакмаклап турыйлар һәм савытка бушаталар. Продуктлар өстенә зәйтүн җимешләре салалар да, бераз көнбагыш яки зәйтүн мае өстәп, яхшылап болгаталар.

татар халык ашлары