Бәлеш

Бәлеш

Бәлешне сыер, сарык һәм төрле кош итеннән, балыктан, ярмадан һәм яшелчәләрдән (бәрәңге, кишер, кәбестә һ.б.), җиләк-җимештән пешерәләр.

Бәлешне биек итеп тә, тәбәнәк итеп тә, вак кына итеп тә ясыйлар. Биек бәлеш (аны "зур бәлеш" дип тә йөртәләр), гадәттә, шулпалы була. Ярмалы бәлешне табынга табасы белән чыгаралар, башта аның өстен кисеп өләшәләр, аннары, эченә май салып болгаталар да, эчен һәм кырые белән төбен кисеп, һәр кешегә салып чыгалар.

Тәбәнәк бәлешне "юка бәлеш" диләр, аны, өлешләргә бүлеп, кеше саен тәлинкәгә куялар.

Итле бәрәңге бәлешне.

Бәлеш

Ачы камырны юка гына итеп җәяләр; Эчлек өчен әрчелгән бәрәңгене вак итеп шакмаклап турыйлар, майда кыздырылган башлы суган, эретелгән май, ит тарткычтан чыгарылган терлек ите, тоз, борыч кушып болгаталар. Шул эчлекне җәелгән камыр өстенә салалар һәм, икенче камыр җәймәсе белән каплап, астагы камыр белән тоташтыралар, матур итеп сырлыйлар, өстенә йомырка сарысы сөртәләр һәм газ мичендә пешереп алалар. Табынга табасы белән китерәләр.

1 бәлешкә: 600-800 г камыр, 1,2 кг бәрәңге, 500-600 г сум ит, 200 г башлы суган, тоз, борыч - кирәгенчә.

Яшел суган бәлеше

Бу бәлешне ачы камырдан башка бәлешләр кебек үк ясыйлар һәм, өстен майлап; мичтә яки духовкада 40-45 минут пешерәләр.
Бәлеш эче әзерләү: Яшел суганны, чистартып, салкын суда югач, чиста тастымалга салып саркыталар, вак кына турап, өстенә тоз сибәләр дә иләккә салып куялар. Аннары, пешкән йомырканың кабыгын әрчеп, вак итеп турыйлар, өстенә тоз һәм май сибәләр, суган белән кушып, яхшылап болгаталар.

1 бәлешкә: 1-1,2 кг ачы камыр, 1,5-2 кг яшел суган, 6-8 йомырка, 200 г май, тоз.

Балык бәлеше

Бәлешне аз сөякле итләч балыклардан - җәен, судак, чуртан, севрюга, мәрсин балык, кырпы һ.б. пешерәләр.
Балыкны чистарткач, салкын суда юып саркыталар. Аннары кул киңлегендә кисәкләргә, һәр кисәкне умыртка сөяге буйлап икегә бүләләр, умыртка сөяген һәм кылчыкларын алгач, һәр кисәккә кирәгенчә тоз сөртеп куялар.
Гадәттә балык бәлешен бүрттергән дөге яки саго кушып пешерәләр.
Балык бәлешенә ачы камыр яхшырак. Камырны майлы табага җәяләр, өстенә тигезләп дөге салалар, аннан соң балык тезәләр, балык өстенә туралган суган, бераз борыч сипкәч, тагы дөге салалар һәм, май сибеп, бәлешнең өстен ябалар.
Аннары өстен чи йомырка белән майлап, мичкә тыгалар.
Балык бәлешен дөгесез дә пешереп була, ул чагында суган күбрәк салына. Дөге урынына бәрәңге боламыгы да салырга мөмкин.

1 бәлешкә: 1-1,2 кг ачы камыр, 1 кг балык, 300-350 г дөге, 150-200 г суган, 200-250 г май, тоз, борыч.

video

татар халык ашлары Бәлеш