Җиһанша

Яшәгән ир белән хатын. Ир аучы булган икән. Боларның бер кызлары булган. Берзаманны аудан бер үрдәк, бер каз атып кайткан чагында, юл буендагы бер таш өстендә бер котыйчык күрә бу. Карт моны ачып караса, эчендә янә бер кечкелдек кенә котыйчык була. Карт өенә кайта да үрдәк белән казны хатынына бирә. Шул вакыт каршына кызы килә дә: «Әти, сумкаңда ни бар?» — ди. «Бер котыйчык бар, кайтканда юлда таптым»,    - ди. Кыз котыйчыкны алып ачып
караса, эчендә тагы бер кечкенә генә котыйчык бар. Кыз теге котыйчыкны ача алмагач, теше белән ача. Теше белән ачканда, тегенең тузаны кызның борынына керә. Шул тузаннан кыз көмәнле була.
Ярар, вакыты җитеп, кыз бер ир бала таба. Бу баланың исемен Җиһанша дип куялар. Үсеп җиткәч, Җиһаншаны мәдрәсәгә укырга бирәләр, бу бик яхшы укый, галим була. Иптәшләре моны мәдрәсәдә бик зур күрәләр инде.
Шулай итеп, бу үсеп җитә. Үсеп җиткәч, дөньяга чыгыйк әле дип, иптәшләр белән, сал ясап, диңгезгә чыгалар болар.
Ничәмә айлар барганнан соң бер атауга барып чыгалар да, салларын туктатып, тау башына менеп китәләр. Менсәләр, һич кеше күренми. Шулай бара торгач, килеп чыга боларга каршы ярты гәүдәле кеше: бер куллы, бер аяклы, үзе чырык чырык көлә бу. Ул да түгел, ярты кешенең икенче яртысы килеп чыга да, икесе бергә кушылалар болар. Аннан ташлар ыргытып, Җиһаншаларны куарга тотына. Шулай иткәч, бары Җиһанша гына исән-сау кала.
Хәзер Җиһанша үзе генә калды бит инде. Кич булгач, Җиһанша янә төне буе бара. Бара торгач, бер шәһәргә барып җитә. Бу шәһәргә барса, бер кәрван юлга чыгарга тора икән. Юлаучылар моны күреп алалар да: «Син нинди кеше, кая барасың?» — дип сорыйлар. Болар моны ашаталар-эчертәләр дә: «Әйдә безнең белән, тамагың тук булыр», — диләр. Җиһанша риза булып китә болар белән.
Күпмедер көн баргач, бер су буена җитәләр болар. Су буена җиткәч, атларын туарып ашап-эчәләр дә ял итәргә яталар.
Җиһанша ятып йоклый, бер тәүлек тоташ йоклый бу. Уянып китсә, кәрван киткән. Моны уята алмыйча, юлаучылар китеп барганнар икән. Җиһанша бу якта кала, суның теге ягына чыга алмыйча аптырап, теге якка карап кычкыра бу: «Суны ничек чыгыйм икән?» - дип. Шул вакыт бер тавыш: «Моны чыга алмассың, бу суны шимбә көн генә чыгып була», — ди. Бу хәзер шимбә көнне көтә башлый.
Шимбә көн килен җитсә, су беткән. Су беткәч, чыгып китә дә барын керә шәһәргә. Шәһәргә барып керсә, бер кеше таяк башына бияләй киерткән дә кычкыра: «Әй, — ди, — өч кич кыз белән кунарга, бер көн хезмәт итәргә кем риза?» — ди. Җиһанша шуның янына бара да яллана моңарга.
—    Исемең ни атлы? — ди теге кеше.
—    Җиһанша, — ди.
Бу моны үзенең өенә алып китә дә колларына әйтә: « Моны ашатыгыз-эчертегез», — ди.
Өч көннән соң бай килә моның янына: «Бер ат җик, көрәк ал, пычак ал, торупшалар сал», — ди.
Ярар, бөтен кирәк-ярак әйберләрен алалар да китәләр болар икәү. Бара-бара бер тау башына барып җитәләр. Барын җиткәч: «Бер атны суй», - ди. Җиһанша бер атны суя, эчен әрчи, чисталый. Аннан бай әйтә моңа: «Менә шул ат тиресе эченә кереп ят, көрәгеңне дә, пычагыңны да, торупшаны да ал, — ди. Шуннан мин тирене тегәрмен, ди. Кошлар сине тау башына күтәрен алын менәрләр. Тау башына менгәч, кошлар тирене чукый башларлар, ә син пычак белән тирене ярып чыгарсың. Аннары аяк астыңдагы гәүһәр якут ташларны монда көрән төшерерсең. Төшәр юлны мин сиңа өйрәтермен. Бу байлыкны икебезгә бүләрбез», — ди.
Ярар, ат тиресе эченә кереп ята бу. Хуҗа тирене тегеп куя да үзе бер кырыйга китеп каран тора.

Менә берзаманны зур кошлар ат тиресен, тырнаклары белән күтәреп алып, тау башына менгерәләр. Кошлар чукый башлагач, тирене пычагы белән ярып чыга. Аннан чыккач, көрәге белән гәүһәр якут ташларны аска тошерә бу. Шул вакыт хуҗа ташларны төйи дә кайтып китә. Бу, кая барырга белмичә, тау башында кала. Ә тау бик биек, таш арасына агачлар үскән.
Шул агачларга ябышып, әле монда бәрелеп, әле тегендә сугылып, төшеп җитә бу. Шулай башыннан акылы китеп ятканда, камыш таякка таянган бер карт килеп чыга моның янына.
—    Әй бабай, харап булдым, — ди.
- Әйдә минем белән, — ди карт. Моны үзенең тора торган җиренә алып кайта, тәрбияли. Бу терелә, хәл керә моңарга.
—    Исемең ни атлы? — ди.
—    Минем исемем Җиһанша, син үзең нинди кеше соң? — ди.
Мин Мәргышаһ, кошлар патшасы булам. Мин Сөләйман пәйгамбәрдән калган, — ди. — Ярар, кошларны хөкем итәргә барыр вакыт җитте, — дип, моңарга унике ачкыч бирә. — Унбер сарайны ач, кара аны, уникенче сарайга керә күрмә. Мин барган җиремдә җиде көн торырмын, — ди. Шулай дин әйтүгә, бер кош килә дә Мәргышаһны өстенә утыртып алып та китә.
Ул киткәч, бу бер сарайны ачып караса, сарайда елан-аҗдаһа була. Тиз генә аны яба бу. Икенче сарайны ача, монда зилзилә, бөтен донья айкала башлый, тиз генә аны да яба. Өченче сарайны ача, арысланнар, ерткыч хайваннар. Дүртенче сарайны ача, кош-кортлар була. Янә бер сарайны ача, монда инде төрле җимешләр. Шулай йөри торгач, алты көне үтә моның. Җиденче көнне уникенче сарайны ачып караса, бик зур бакча. Агачларның ботагы җиргә тигән, яфраклары бик куе. Шул агач янында бер тәхет, тәхет өстендә өстәл урындыклар. Каршыда бер күл, тирә-юнендә ямь яшел үлән. Шулай карап торганда, өч күгәрчен килеп төшә дә өч кыз була, шундый матурлар.
Күгәрченнәрнең берсе: «Фу, адәм исе бар», — ди. «Хәзер монда нинди адәм исе булсын, Мәргышаһ кошлар янына китте», — ди икенчесе.
Хәзер бу кызлар өстәл янына утыралар да карта уйный башлыйлар. Ул да булмый: «Әйдә су коеныйк», - диләр. Күл буена килеп чишенәләр дә суга кереп китәләр болар. Судан чыгып янә киенәләр дә өч күгәрчен булып очып та китәләр. Егет, бу хәлне күреп, һушы китеп егыла.
Мәргышаһ, кайтып, сарайларны карый башласа, күрә: Җиһанша егылып ята.
—    Ни булды, нәрсә күрдең? — ди.
—    Менә шушында өч күгәрчен төште дә су коенып чыктылар, аннары утырып карта уйнадылар да яңадан күгәрчен булып очып киттеләр, боларны күргәч, һушым китеп егылдым, — ди.
Бабай әйтә:
Алар мин киткәч кенә киләләр, болай булгач, син тагын бер ел торасың инде, мин сиңа акыл өйрәтермен, — ди.
Шулай итеп, бу егет яңадан бер елга кала инде. Бep ел торганнан соң, Мәргышаһ янә китә кошлар янына. Китәр алдыннан егеткә: «Син, күл буена барып, куаклыкка кереп утыр да кызларның су коенырга кереп китүләрен көтеп тор. Алар йөзеп киткәч, күңелеңә ошаган кызның киемен алып, куак астына кереп утыр. Алар судан чыккач, яшен булып яшьнәп, күк булып күкрәп килсен, елан булып килсен, курыкма син аннан, киемен дә бирмә», — ди.

татар халык әкиятләре

Ярар, карт китеп, җиде көн үткәч, яңадан куак астына кереп карап тора бу. Теге өч күгәрчен килеп төшәләр дә карта уйнарга тотыналар, шуннан соң су коена башлыйлар. Бу, үзенә ошаган кызның киемнәрен алып, куак астына кереп утыра. Кызлар судан чыгалар да икесе киемнәрен киен очын китәләр, берсенең киеме юк. Шуннан елан булып ыжгырып килә бу. Егет курыкмый. Күк күкрәтеп, елдырым уйнатып килә, курыкмый. Шуннан соң кыз: «Карт булсаң, бабай диярмен, яшь булсаң, абый диярмен, бирсәң киемемне», — ди.
Шул вакыт Мәргышаһ кайтып керә. Ә кызның исеме Шәмсебану була. Ул
әйтә:
- Харап булдым, бабай, - ди кыз.
- Харап булмадың, — ди карт, — бик һәйбәт егет, ул сиңа гашыйк булган, - ди дә Җиһаншага куак астыннан чыгарга куша. Аннан кыз белән егеткә карап: -    Менә бу — синең киявең, ә бу синең хәләл җефетең булыр, - ди.
Шулай итеп, болар икесе дә разый булып, монда бер ай торалар.
Бер айдан соң Җиһаншаның өенә кайтасы килә башлый да әйтә:
—    Бабай, мин өйгә кайтыр идем, — ди.
—    Кызның киемен үзең ки, ул киемне бервакытта да салма. Ул киемне салсаң, кыз синнән китәр, — ди Мәргышаһ.
Ярар, юл әсбапларын хәстәрләп, кыз кечкенә генә атка әйләнә. Егет атка атлана да, күккә менеп китәләр болар.
Бара-бара бабаларына кайтып җитәләр. Бабалары боларны күреп бик куана. Монда тагын бер ай әйбәт кенә торалар.
Ярар, Җиһанша, теге күлмәкне киен йөри торгач, бик уңайсызлана башлый. Шуннан бабасына: «Бабай, нигезе бетоннан бер кладовой салдыр әле»,— ди.
Кладовой эшләнә, бу вакыт Җиһанша күлмәген салып, шул нигезгә күмеп калдыра. Кладовой өлгерә.
Бервакытны хатыны белән кладовойга баралар. Баргач, хатыны үзенең күлмәгенең монда икәнен сизә. Шуннан өйләренә кайталар. Ашарга-эчәргә утыргач, Шәмсебану чыгып китә дә, күлмәген табын кигәч, егет янына кереп әйтә:
- Әй егет, сагынсаң, мин Гәүһәрнәкин шәһәренеке, эзләрсең, — дип очып
китә.
Шуннан соң башыннан акылы китеп егыла Җиһанша. Әбисе белән бабасы дарулар эчереп аңына китерәләр моны.
—    Ни булды, балам? — ди.
- Әй бабай, Шәмсебану китте, - ди.
- Әй балам, бер дә кайгырма, сиңа фәлән кеше дә кызын бирә, төгән кеше дә бирә, үзең яраткан кызны сайлап алып бирермен, — ди.
- Миңа бүтән кыз кирәкми, Шәмсебану гына кирәк. Сез ризалык бирсәгез, мин аны эзли чыгам, — ди.
Шулай сорый торгач, бабалары җибәрәләр моны.
Ярар, чыгып китә бу. Чыгып китә дә, әлеге шәһәргә барып, базарга чыга. Төсен, кыяфәтен, исемен дә үзгәртеп, әлеге танышы янына бара. Барса, тегендә берәү таякка бияләй киерткән дә кычкыра: «Өч кич кыз белән кунарга, бер көн хезмәт итәргә кем риза?» — дип. Җиһанша шуның янына бара да моның белән хезмәткә ялланып китә.
—    Исемең ни атлы? — ди.
—    Ярман, — ди.
Бу моны үзенең йортына алып кайта да:
- Өч көн кунак бул, - ди.
Өч көннән соң бай килә дә:
- Ат җик тә арбага көрәк сал, пычак белән торупша да сал, без хәзер хезмәткә киттек, — ди.
Китәләр болар. Тау төбенә барып җиткәч:
—    Суй атны, эчен әрчеп кереп ят, - ди. Сине кошлар күтәреп, тау башына алып менәрләр, син аннан гәүһәр якут ташларны төшерерсең, ди.
Шулай итеп, бу атны суеп эчен әрчи дә тире эченә кереп ята. Хуҗа тегеп куя тирене. Шуннан соң кошлар моны күтәреп тау башына алып менәләр. Пычак белән тирене ярып чыккач, хуҗа астан: «Шундагы ташларны төшер монда», — дип кычкыра. Ул, төшереп тормыйча, Мәргышаһ янына китә. Барып җитә.
- Ни булды, Җиһанша? — ди.
—    Әй бабай, Шәмсебану китте бит, — ди.
—    Мин сиңа, күлмәкне салма, дип әйттем бит, — ди.
Мәргышаһ үзенең дәфтәрен ачып укып карый да:
- Җир йөзеңдәге шәһәрләрнең барысының да исеме бар, ә Гәүһәрнәкин шәһәре юк, — ди.
Ярар, кошлар боларның икесен дә алып бер тәхеткә төшерәләр. Шул тәхеткә барып төшкәч, Мәргышаһ кошлар башлыгыннан: «Кайсыгызда бик күп яшәгән кошлар бар?» — дип сораша. Кошларның берсе: «Миндә күп яшәгән кошлар бар», — дип, шул кошны чакырып китерәләр дә, Мәргышаһ сорый:
- Гәүһәрнәкин дигән шәһәр бармы? - ди.
—    Мин белмим, миннән зур абзый бар, ул белсә белер, — ди кош.
—    Ул мондамы? — ди.
Кош аның монда түгеллеген әйткәч:
—    Аны да алып килегез, — ди.
Барып аны да алып киләләр. Бу кош бик карт була. Мәргышаһ моңардан да сорый әлеге шәһәрне.
Гәүһәрнәкин шәһәрен күргәнем юк югын, әти-әни: «Гәүһәрнәкин диюләре безне кудылар», — дип әйтәләр иде, — ди.
Шуннан соң Мәргышаһ, бер кошны дәшеп, егетне Гәүһәрнәкин шәһәренә илтергә куша. Ә Җиһаншага:
Гәүһәрнәкин шәһәренә җиткәч, кошның аягына «җиттем» дип язып җибәр, - дип әйтә.
Ярар, кош моны күтәреп алып китә. Бара-бара бик биек тауларга менә. Менә берзаманны Гәүһәрнәкин шәһәре ялтырап күренә. Шунда җиткәч, кош Җиһаншаны төшерә. «Мин моннан ары бара алмыйм», — ди.
Җиһанша шул шәһәргә таба китә. Бара-бара, моңа каршы бер дию килә. Килеп җитә дә бик каты кычкыра:
И адәм баласы, бу җирдә нишләп йөрисең, исемең ни атлы синең? — ди.
—    Исемем Җиһанша, — ди.
Дию кызы, кайткач, атасына егетнең Җиһанша атлы икәнен әйткән була. Кызның атасы диюләргә хәбәр биргән була, әгәр безнең җиргә адәм баласы килсә, Җиһанша атлы булса, миңа кайтып әйткән кешегә бүләк бирәм, дип. Менә бу кайтып әйтә, фәлән сахрада Җиһанша атлы бер адәм баласын күрдем, дип. Хәзер диюләр патшасы кызын дәшеп әйтә: «Җиһанша фәлән сахрага килгән», — ди. Шулай дигәч, кыз киенә, матурлана да: «Әти, мин сездән алда барыйм, ул сездән куркыр», — ди.
Хәзер кыз Җиһаншаны күргән дию белән китә. Барып күрешә. Менә аталары килә гаскәр белән. Җиһаншаны алып кайталар. Монда бер ай торгач, Җиһанша әйтә кызга: «Минем бабай да, әби дә, әни дә бик елашын калдылар, алар мине югалтканнар. Инде безгә кайтыйк, бездә дә кунак булырбыз», — ди. Кыз атасына әйтә, киявең шулай-шулай дип әйтә, дип. Атасы әйтә: «Хәзер ул — синеке, син аныкы, кайтып килегез», — ди.
Юл кирәкләре хәстәрләп, болар кайтырга чыгып китәләр.
Кайта-кайта, бер матур җиргә туктап, шалаш корып ял итәләр болар, шунда каршыларында бер күл була. Җиһанша шул күлгә барып коена, аннан соң кыз китә. Кыз коенып судан чыккач, артыннан бер елан килеп, кызның беләген тешли дә үтерә. Бу коенырга киткән төштә озак торгач, Җиһанша барып караса, кыз да үлгән, елан да үлгән. «Ярый әле үлгән, үлмәсә, дию кызы белән дөньяда гомер итеп булмас иде», — ди Җиһанша. Аннан кызны күмәдә, үзе шул шалашта әле дә булса яшәп ята икән, ди.

татар халык әкиятләре

Татар халык әкияте