Бал корты һәм Шөпшә

Чәчәкләр башлыгы бик зур ярыш үткәрергә булган. Шул турыда ул төрле якка хәбәр салган:
– Кем дә кем бал салырга яхшы савыт әзерли, барлык чәчәктәге балны шуңа бирәм! – дигән.

мультфильм Бал корты џђм Шљпшђ

 

Бөҗәкләр көнне-төнне белмәгәннәр. Бар да тырышып савыт эшләгәннәр.
Бар да үзләре эшләгән савытларны чәчәк башлыгына китергәннәр.
– Менә әйбәт савыт, балны кара салып! – дигәннәр. Чәчәкләр башлыгы аларның барысын да борып җибәргән.
–    Ашыккансыз, ашыккансыз, бик начар ясагансыз. Мондый савытлар миңа кирәкми. Шуңа күрә бал да сезгә эләкми! – дигән.
Шөпшә белән Бал корты иң соңгылар булып эшкә керешкәннәр. Беренчелекне алырга өмет иткәннәр.
Бал корты көне буе бертуктамый эшли дә эшли икән. Ерак-ерак җирләргә очып бара, аллы-гөлле чәчәкләрдән бал суырып ала. Аны алып кайтып, үзе әзерләгән матур күзәнәкләргә сала икән.
Шөпшә дә чәчәкләрдән бал җыйган. Ләкин ул бик-бик ялкау булган. Иртән әзрәк кенә эшли дә, кояш кыздыра башлау белән, оясына кереп йоклый икән.
... Ярыш көне килеп җиткән.
Бал корты балавыздан эшләгән матур күзәнәкле бал савытын күтәреп очып киткән. Шөпшә үзенең аннан-моннан эшләгән кәрәзен алып килгән.
Чәчәкләр башлыгы кәрәзләргә бал салып караган. Шөпшә кәрәзендә бал тормаган. Ә Бал кортының кәрәзе акмаган, әйбәт булган.
– Тырышканнар, күп көч куйганнар, менә дигән кәрәз эшләп чыгарганнар. Шуңа күрә теләсә нинди чәчәктән теләсә никадәр бал җыярга Бал кортларына рөхсәт бирәм! – дигән Чәчәкләр башлыгы.
Шул көннән башлап Бал кортлары чәчәкләрдән бал ташый башлаганнар. Ә Шөпшәләр, ялкаулыклары аркасында, хурлыкка калганнар.

 

бал корты һәм шөпшә

 
Абдулла Алиш әкияте. Бал корты һәм Шөпшә