Татар әкиятләре

Мәче, Юлбарыс һәм кеше

Беркөнне Мәче белән Юлбарыс очрашалар. Юлбарыс Мәчедән сорый:
—    И энем, ни булды сиңа, ник болай бәләкәй калдың син? — ди.
Мәче әйтә:
—    И абый-абыкай, минем хуҗам шундый усал, шундый көчле, — ди, — мине ул шулай бәләкәй калдырды,— ди.
Юлбарыс әйтә:
—    Чыннан да шулай көчлемени ул, әллә миннән дә көчлерәкме? — ди.
—    Көчле, синнән дә көчлерәк,— ди Мәче.
—    Бар алайса, чакыр тизрәк, көчебезне сынашабыз без аның белән,— ди Юлбарыс.
Мәче Кешене чакырып килә. Кеше килгәч, Юлбарыс сорый:
—    Синме моның хуҗасы? — ди.
—    Әйе, мин,— ди Кеше.
—    Сине бик көчле диләр, әйдә сынашабыз, кем көчлерәк икән? — ди Юлбарыс.
Кеше әйтә:
—    Бик сынашыр идем дә, көчемне өйдә калдырганмын шул,— ди.
—    Бар, тизрәк алып кил,— ди Юлбарыс.
—    Барып алып килер идем дә, син качарсың, дип куркам,— ди Кеше.
—    Ник качарга? Юк, юк, качасым юк,— ди Юлбарыс.
—    Мин сиңа ышанмыйм шул,— ди Кеше.— Кая, аяк-кулларыңны бәйләп калдырыйм алайса,— ди.
—    Бәйләсәң бәйләрсең,— ди теге.
Кеше кесәсеннән бау ала да бик әйбәтләп кенә Юлбарысның аякларын бәйләп ташлый. Шуннан, якындагы урманга кереп, бик шәп күсәк алып чыга. Күсәк алып чыга да Юлбарыска бирепме-бирә: «Кай төшең кычыта!» Кыйный торгач, Юлбарысның җаны кыл өстендә генә кала. Шунда ул Мәчене күрә дә әйтә:
—    Кара әле, энекәш, хуҗаңнан сора әле: мине дә синең кебек калганчы кыйнармы ул, әллә үтерерме? — ди.
—    Белмим шул,— ди Мәче.
Кеше, шулай итеп, мактанчык Юлбарысны кыйнап үтерә.

татар халык әкиятләре

Татар халык әкияте

Салам-Торхан һәм Төлке

Булган, ди, шулай бер Салам-Торхан. Бик ярлы булган, җәй көне кырда йоклый икән. Килә беркөнне моның янына Төлке:
—    Әй Салам-Торхан,— ди,— үтте гомерең, өйләнмәдең дә,— ди.— Өйләндерәем мин сине,— ди Төлке.— Алып чык бер тавык,— ди,— шушы авылдан, мин сине өйләндерермен,— ди.
Тавыкны алып чыкты Салам-Торхан, Төлке ашады. Шуннан Төлке торды да бер шәһәрнең баена китте. Байга керде барып, исән-саулык сорашты.
—    Бир әле син бер подаука,— ди Төлке.— Салам-Төрханның бакыр акчаларын амбардан-амбарга авыштырырга кирәк,— ди,— яңа амбар салдыра, искеләрнең өрлекләре сынган,— ди.
Ала да кич белән подауканы илтеп бирә бу. Иртәгесен тагын бара.
—    Салам-Торхан көмеш тәңкәләрен күчерә,— ди,— бир әле подаукаңны,— ди.
Бай әйтә:
—    Миннән дә бай кеше бар икән, агай, ә! — ди.
Өченче көнне тагын барып сорый Төлке:
—    Бир әле тимер подаукаңны, алтыннарын авыштыра Салам-Торхан,— ди.
Бай тагын аптырый: «Миннән дә бай кеше бар икән»,— дип уйлый.
Төлке илткән саен подауканың читләренә берәр тәңкә кыстырып илтә. Бай аларны кире бирмәкче була. Төлке әйтә:
—    Һәй, аңар чут түгел ул,— ди,— калсын үзеңдә,— ди.
Шулай подауканы өченче тапкыр илткәч, бай Төлкене өенә кыстый.
—    Минем вакытым юк,— ди Төлке.— Иртәгә минем кодага барасым бар,— ди,— мин ул егетне өйләндерәм хәзер, аның җәмәгате юк,— ди.
Бай, моны ишеткәч, бигрәк кыстый башлый. Байның кызы бар икән.
—    Бик күп тотмасаң, кереп чыгармын чыксам,— ди Төлке.
—    Күп тотмам,— ди бай.— Төлке дус, менә минем кызым бар, шуны димләргә кирәк аңар,— ди.— Мин сине буш итмәм,— ди бай.
—    Ярар, әйтеп карармын,— ди Төлке,— миңа түгел бит,— ди,— аның күңеле әллә кемдә булуы бар,— ди.— Риза булса, димләрмен,— ди.

татар халык әкиятләре

Төлке кайтып китә дә сөйли Салам-Торханга:
—    Егет, эш була,— ди,— хәзер теге байның кызын алабыз сиңа,— ди.
Салам-Торхан әйтә:
—    Сөйләмә юкны,— ди,— кем килсен миңа,— ди.— Өскә кияргә күлмәк-ыштан булмасын, минем ише хәерчегә кем килсен,— ди.
Төлке әйтә:
—    Кайгырма,— ди.
Иртә белән тагын барып җитә.
—    Ну, Шакир бай,— ди Төлке,— мин тегене бордым,— ди.— Аклашырга килдем, эшне бетереп кайтырга була,— ди.
—    Бик рәхмәт, бик яхшы эш,— ди бай.
—    Күпме сорыйсың акча, күпме кием-салым, әйт шушында,— ди Төлке.
—    Безгә бернәрсә дә кирәкми,— ди бай.— Кияү үзебезнеке, безнең бар нәрсәкәй дә бар,— ди бай.
—    Ну, алайса кияү үзеңнеке,— ди Төлке.— Яхшы,— ди.— Туйны ни вакытка куябыз? — ди Төлке.
Бер көн билгелиләр. Егет шунда килә дә кызны да алып китәргә тиеш була. Җәмәгате юк бит. Шунда ук Төлке әйтә:
—    Без киләсе күперләрегез начаррак икән,— ди,— аны ныгыттырырга кирәк,— ди.
Кода әйтә:
—    Аннан күп атлар, күп йөкләр йөри,— ди,— ватылмас, нык ул күпер,— ди.
—    Ярый алайса, ватылмаса,— ди Төлке,— әмма безнең атлар бик зур, арбалар бик авыр, чыдар микән? — ди.
Төлке кайтып китте хәзер Салам-Торхан янына сөенеч алырга.
—    Ну, Салам-Торхан дус, эш булды,— ди Төлке,— менә фәлән числога туйга барырга, җәмәгатьне дә алып кайтырга,— ди.
—    Юкка йөрисең,— ди Салам-Торхан,— мин аны алып кая куйыйм, миңа нигә килсен соң ул,— ди мескен.
—    Булгач була инде, булдырабыз,— ди Төлке.
Көне килеп җиткәч, киттеләр болар икесе, җәяүләп.
—    Соң мин анда ничек барып керим шушы кием-салым белән,— ди егет,— ул бит бай кеше икән,— ди.
Төлке әйтә:
—    Кайгырма, керербез,— ди.
Хәзер күпергә барып җиттеләр болар. Төлкенең киңәше буенча, күперне сүтеп агызып җибәрделәр. Салам-Торханны чишендерде дә Төлке, суга кертеп, бер зиреккә ябыштырып куйды. Төлке тегендә үзе генә барып җитте хәзер.
—    Кода, әйттем бит мин сиңа, күперләреңне төзәттер, дип әйтеп,— ди.— Менә монда килгәндә, күпер җимерелеп, кияү суга төште хәзер, белмим, исәнме, юкмы,— ди Төлке.— Мин үзем генә коткара алмагач, монда чыгып чаптым,— ди.
Байның кешеләре хәзер чыгып чаптылар күпер янына.
—    Салам-Торхан! — дип кычкыралар.
Тегендә Салам-Торхан аваз бирә түбәндәрәк. Салам-Торханны судан алып, арбага салып, төрештереп алып кайттылар хәзер йортка, киендерделәр, ашка-суга утырттылар. Аккан мал өчен бер дә кайгырмыйлар болар.
Төлке әйтә:
—    Безнең бетәрлек түгел,— ди.
Кияү бер дә ашамый, гел киеменә карап кына утыра, сыпыргалап. Бабасы сорый:
—    Нигә ул кияү бер дә ашамый, —ди,— гел киеменә генә
карап утыра? — ди.
—    Ул ашар иде дә, аның кием-салымы нинди иде,— ди Төлке.— Ул шуны юксына,— ди.
Ә Салам-Торханга аулакта гына әйтә:
—    Син киемең белән генә булышма инде,— ди,— азрак аша,— ди.— Сиздерәсең бит,— ди.
Аннары Салам-Торхан ашарга ябыша. «Алай икән»,— ди.
Мәҗлесләр үтте, туй бетте, хәзер Төлке кайтып китә алдан, Салам-Торхан белән сөйләшеп:
—    Син фәлән авылдагы фәлән карчыкка кайт,— ди,— мин фатирны шунда алырмын,— ди Төлке.
—    Ярар,— ди Салам-Торхан.
Төлке юлдан кайтканда ат көтүчеләренә очрый. Аларга әйтә:
—    Иртәгә моннан зур түрәләр үтә,— ди.— «Кем көтүе?» дип сорасалар, «Салам-Торханныкы» дип әйтегез, алар сезгә күп бүләкләр бирерләр,— ди.
Аннан соң, сыер көтүчеләрен очратып та шул ук сүзләрне әйтә. Аннан сарык көтүчеләрен күреп тә шул ук сүзләрне әйтә. Аннары теге авылдагы карчыкка барып керә. Ул бөтен тирә-якта атаклы бай сәүдәгәр карчык булган икән.
—    Ну, әби, нишлибез? — ди Төлке.— Яу килә, өер килә, нишләрсең, кая барырсың икән? — ди.— Сине бетереп китәрләр бит алар,— ди.— Булмаса син, әби, алар киткәнче коега төшеп тор,— ди,— алар киткәч, мин сине алырмын,— ди.
Карчык риза була. Төлке аны, чиләккә утыртып, коега төшерә дә бу вакытта арканны да кисеп җибәрә. Карчык кое төбенә китә.
Шуннан соң Салам-Торханнар тегеннән төялеп чыктылар кыз белән. Әллә ничә ат байлык, ата-анасы, туганнары, якыннары юл тутырып киләләр. Килеп җитәләр юл тирәсендә йөргән ат көтүенә. Сорыйлар:
—    Кемнеке бу көтү? — диләр.
—    Салам-Торханныкы,— ди көтүчеләр.
—    Һәй, хатын,— ди бай,— бар икән кияүнең байлыгы,— ди.— Безнең көтүчеләр икән,— ди,— бүләк ташлыйк,— ди.
Боларга күп кенә бүләкләр биреп алга китәләр. Бераз баргач, сыер көтүе очрый.
—    Кем көтүе бу?
—    Салам-Торханныкы.
—    Ай, хатын,— ди,— бар икән кияүнең байлыгы,— ди бай.
Тагын күчтәнәчләр биреп китәләр. Барып җитәләр сарык көтүенә.
—    Кем көтүе бу?
—    Салам-Торханныкы.
—    Менә, хатын,— ди,— без бай дип әйтәбез, бездән дә әллә ничә рәт бай икән безнең бу кияү,— ди бай.
Тагын бүләкләр чәчеп узып китәләр.
Хәзер Салам-Торхан йорты дип, теге карчык өенә барып керделәр. Шуннан соң өйгә бөтен нәрсәләрне урнаштырып, ашка-суга тотындылар. Ә анда аш пешерүчеләр бөтенесен әзерләп торганнар икән.
Хәзер кунак булып, өч-дүрт кич кунып, кода белән кодагый кайтып киттеләр. Болар хәзер эшне бик яхшы алып баралар. Төлке дә шунда бик рәхәт тора. Салам-Торхан Төлкене бик кадерли: «Үлсәң, мин сине алтын әрҗә белән күмдерермен»,— ди.
Төлке беркөнне авырый башлый. Карасалар — иртә беләнгә үлгән. Салам-Торхан хезмәтчеләрен чакыртып кертте дә:
—    Төлке үлгән икән,— ди,— шул тау башындагы чокырга илтеп ташлагыз,— ди.
Алып киттеләр моны чуманга салып, өстенә салам төяп.
Бара торгач берсе әйтә:
—    Пычагың бармы,— ди,— төлкене тунарбыз,— ди.
Төлке бик курка, бик каушый.
Икенчесе әйтә:
—    Әй-й,— ди,— аның белән пычранып йөргәнче,— ди,— беткәнмени безнең келәттә Төлке тиресе,— ди.
Шулай диләр дә чуманны чокырга аударып җибәрәләр.
Төлке тиз генә чабып кайта:
—    Ну, Салам-Торхан,— ди,— булдырдың,— ди,— сүзеңдә тордың, күмдең алтын әрҗә белән! — ди.
Салам-Торхан бик оялды.
Берничә елдан Төлке чыннан да үлде, ышанмыйча аны өч көн күммичә тордылар, шуннан соң гына бик дәүләп күмделәр. Йортка үзләре хуҗа булып калдылар.
Мин дә кунак булдым. Бүген барып, төнәген кайттым, баш авыртып, махмыр булдым.

татар халык әкиятләре

Татар халык әкияте

Ак бүре

ак бүреБорынгы заманда бар иде бер патша. Аның дүрт улы бар иде. Бер заман патша, хатыны белән икәү, яхшы атлар, яхшы арбалар җигеп, ялан-япан сахрага чыктылар. Сахрада яткан вакытларында, төннең бер мизгелләрендә, боларның чатырларын бик каты җил исеп күтәреп ташлады. Шул ук вакыт һавадан бер дию патшасы пәйда булып, моның куенындагы хатынын күтәреп алып китте. Шул сәгать патша уянып, куенындагы хатынының юклыгын белеп, тиз генә кучерын уятып, икәүләп эзләргә киттеләр. Болар шул төнне эзләп, хатынны таба алмыйча, таң аткач үзенең шәһәренә кайттылар. Патша ат җиткән җиргә ат җибәреп, хат җиткән җиргә хат җибәреп, төрле якка эзләүчеләр җибәреп хатынны эзләргә тотынды.
Хатынның югалганына тәмам бер ел булган вакытта, патшаның өлкән улы укудан, укуын бетереп, атасы янына кайтты һәм атасына әйтте:
– Инде, әти, мин укуның чигенә чыктым. Син инде миңа әнине эзләргә бер ел рөхсәт бир, – ди.
Атасы моңардан сорады:
– Рөхсәт иттем, сиңа ниләр бирим? – дип.

Татар халык ђкияте Ак бњре

Атасыннан үзенә юлдашка бер йөз солдат алып, бер елга җитәрлек акча, азык-төлек алып, анасын эзләргә чыгып китте. Киткәннән киттеләр. Ай китеп, ел китеп, әйләнгән җирдә әйләнмә үсеп, тулганган җирдә кызыл тубылгылар үсеп, ташка тары үскәндә, бозга бодай үскәндә, аны шатыр-шотыр урып ятканда, болар барып җиттеләр бик куе бер урманның эченә. Шул урманның эче белән, беләк буе трубканың куышы белән барып яткан вакытта килеп җиттеләр бер суның буена – сахралык җиргә.
Шунда патшаның улы уйлады: «Без шунда берәр көн ял итеп, атларыбызны ашатып китәрбез», – диде. Иптәшләре, атларыннан төшеп, куышларын корып, шул ук сәгать су эзләргә киттеләр. Суны алып килеп, ашларын пешереп, ашап утырган чакта, патша улының чатырына бер Ак бүре килеп сәлам бирде һәм әйтте:
– Әй, ахмаклар, кем рөхсәте белән минем урманыма кереп, үләннәрне таптап йөрисез? Рөхсәт юк, хәзер чыгып китегез, – диде.
Патша улы:
– Син үзең кайдан килдең, шунда кит. Менә минем йөз солдатым бар, хәзер аттырырмын да үтерермен, – диде.

Кәҗә белән Бүре

төймәсе

 


Борын-борын заманда булган, ди, дәү сакаллы, бик акыллы бер Кәҗә. Аның булган, ди, өч бәтие. Тагын булган, ди, бу Кәҗәнең бер куышы. Кәҗә өч бәтие белән шул куышта рәхәт рәхәт тора икән, ди. Көндезләрен Кәҗә яшел болыннарда, киң тугайларда ашап-эчеп йөри икән дә, кич булгач, җырлый җырлый балалары янына кайта икән:
Таудан тауга йөримен —
Тау җимеше җыямын.
Кырдан кырга йөримен —
Кыр җимеше җыямын.
Бер имиемә сөт җыям,
Бер имиемә май җыям.
— Ачыгыз, балакайларым! — дип, ишек төбенә килә икән, ди.
Кәҗә бәтиләре өйнең ишеген ачып җибәрәләр икән, ди. Кәҗә өенә керә дә, бәтиләрен имезеп, тамакларын туйдыра икән, ди.
Шулай итеп көн артыннан көн үтә, таң ата да кич була, кич артыннан төн җитә. Иртә торгач, Кәҗә тагын яшел болыннарга, киң тугайларга чыгып китә, ди, кичен тагын шулай җырлый-җырлый кайта, ди. Боларга яңгыр үтми, җил тими, тамаклары тук, өсләре бөтен, ди.
Бервакытны соры Бүре боларны сагалап йөри башлаган. Кәҗәнең кичен шулай җырлап кайтканын ишеткән дә аның җырларын отып калган, ди.
Менә беркөнне, Кәҗә өеннән чыгып киткәч, Бүре, Кәҗә булып җырлый-җырлый, ишек төбенә килгән:
Таудан тауга йөримен —
Тау җимеше җыямын.
Кырдан кырга йөримен —
Кыр җимеше җыямын.
Бер имиемә сөт җыям,
Бер имиемә май җыям.
— Ачыгыз, балакайларым! — дип кычкырган, ди.
Кәҗә бәтиләре ишекне ачмаганнар, ди.
— Син безнең әни түгел, синең тавышың бик ямьсез,— дип әйткәннәр, ди.— Аннары безнең әни бу вакытта кайтмый. Ул кич булгач кына кайта,— дип әйткәннәр, ди.
Бүренең бик ачуы килгән, ди, ул, телен таптатып, тавышын нечкәртер өчен, туп-туры тимерчегә киткән, ди.
Су буенда алачыкта Аю тимер суга икән.
— Исәнмесез, Аю дус! — дип әйткән, ди, Бүре.
— Бик һәйбәт әле, Бүре дус! — дип әйткән, ди, Аю.
Бүре, исәнлек-саулык сорашканнан соң, Аюга әйткән, ди:
— Аю дус, минем телемне юкартып бирсәнә,— дип әйткән, ди.
Аю Бүренең телен юкартырга риза булган, ди.
— Без барыбер шул эш белән кәсепләнәбез,— дип әйткән, ди,— эш хакы бер сарык булыр, ул булмаса ике бәрән китерсәң дә ярар,— дип әйткән, ди.
Бүре сарык китермәкче булган. Шуннан соң болар эшкә тотынганнар. Бүре телен чыгарган да сандалга китереп салган, ди; Аю, җиң сызганып, аны чүкергә тотынган, ди. Бүре башта чинап җибәргән, аннары, чыдый алмыйча, улап җибәргән. Шулай да түзгән, ди. Шуннан соң аның теле юп-юка булып калган, ди.
Хәзер Бүре, нәкъ Кәҗә шикелле, нечкә тавыш белән җырлый-җырлый, ишек төбенә киткән, ди.
Таудан тауга йөримен —
Тау җимеше җыямын.
Кырдан кырга йөримен —
Кыр җимеше җыямын.
Бер имиемә сөт җыям,
Бер имиемә май җыям.
Кәҗә бәтиләре, Бүрене әниләре дип белеп, ишекне ачып җибәргәннәр иде, ди, ач Бүре аларны берәм-берәм йоткан да урманга кереп киткән, ди.
Кич булгач, Кәҗә әүвәлгечә җырлый-җырлый өенә кайтса, өйнең ишеге төбенә чаклы ачык калган, бәтиләре юк булган, ди.
— Мики-ки-ки, мики-ки-ки, балакайларым, сез кайда? — дип кычкырган, ди. Аңа җавап бирүче булмаган, ди.
Шуннан соң Кәҗә, бик кайгырып, Бүре эзеннән туп-туры урманга чапкан. Бүре урман буенда, кояшта корсагын җылытып ята, имеш. Кәҗәнең чабып килүе булган, Бүренең корсагын мөгезе белән актарып ташлавы булган, Кәҗә бәтиләре өчесе дә Бүре корсагыннан чабышып килеп чыкканнар, ди. Кәҗә, өч бәтиен ияртеп, сөенә-сөенә өенә кайтып киткән, ди.
Алар тагын элеккечә рәхәт тормыш итә башлаганнар. Шулай да, Бүре тагын килер дип, бәтиләремне тагын ашап китәр дип, Кәҗә гел кайгырып йөри икән, ди.
Беркөнне Кәҗә, өч бәтие белән, бер тар гына тирән чокыр казыганнар, ди, чокырның өстенә ялганчы гына итеп чыбык чабык түшәгәннәр дә чокыр кырыена күп итеп салам өйгәннәр, ди.
Йөри торгач Бүре бик ачыккан да, ди, Кәҗә бәтиләрен ашап булмасмы икән дип, тагын юлга чыккан, ди. Ярты юлда Кәҗәне очраткан да, ди, алдашырга тотынган, ди.
— Мин сине кунакка дәшергә дип киләдер идем, Кәҗә дус,— дип әйткән, ди.
Кәҗә аңа әйткән:
— Әйдә, алайса, Бүре дус, элек миңа кереп чәй эчеп чыгыйк, аннары сиңа да җитешербез,— дип әйткән, ди.
Киләләр-киләләр, ди, болар. Кәҗә Бүрене туп-туры әлеге хәйләле чокырга таба алып килгән, ди. Кәҗә үзе чокырны сиздермичә генә сикереп чыккан, ди, Бүре чокыр төбенә мәтәлеп барып төшкән, ди.
Кәҗә балаларына дәшкән, ди:
— Мики-ки-ки, мики-ки-ки, балакайларым, шырпы кая? Ут төртегез, янсын Бүре, йөзе кара! — дип кычкырган икән, ди.
Кәҗә бәтиләре салам өстенә ут төртеп, аны чокырга ишеп төшергәннәр, ди.
Чокыр төбендә чатыр-чотыр яна башлагач, Бүре ялынырга тотынган, ди:
— Кәҗәкәем, колагым пешә, тартып ал!
Кәҗә аңа өстән кычкырган, ди:
— Балаларымны ашаганда бик шәп иде, кычкыра-кычкыра ян!
Бераздан Бүре тагын кычкырып җибәргән, ди:
— Кәҗәкәем, башым пешә, тартып ал!
Кәҗә аңа өстән тагын кычкырган, ди:
— Балаларымны ашаганда бик шәп иде, кычкыра-кычкыра ян!
Бүре шунда янып үлгән, ди. Кәҗә өч бәтие белән, җырлый-җырлый, Бүрене шул чокырга күмеп куйганнар, ди. Аннан соң тагын элеккечә рәхәт-рәхәт гомер итә башлаганнар, ди.

татар халык әкиятләре

Татар халык әкияте

Туган авыл

Туган авыл Г. Тукай буенча

Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным, төнем белән.

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,
Шунда әүвәл Коръан аятен укыган;
Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәтне,
Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;
Абый белән бергәләшеп, кара җирне
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер—кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

татар халык әкиятләре

Г. Тукай