Татар әкиятләре

Әтәч белән Төлке

 
Төлке бервакытны агач яныннан үткәндә күрде, агач башында бер Әтәч утыра. Әтәчкә әйтте:
Әй, дус, агач башыннан төшмисеңме, җәмәгать булып бергә намаз укыр идек, — диде. Әтәч әйтте:
Әле хәзер дә имам агач артында йоклап ята, имамны уят! — диде.
Төлке карады, күрде: агач артында бер эт ята. Курыкты, качып китә башлады. Әтәч әйтте:
Кая барасың, җәмәгать  булып намаз укырбыз, — диде.
Төлке әйтте:
Тукта, сабыр ит, тәһарәтем бозылды, тәһарәт яңартып килим, — диде дә, койрыгын күтәреп сызды.

татар халык әкиятләре

Татар халык әкияте

Алпамша

Алпамша ярлы гаиләдән чыккан бер малай була. Ул бик күп еллар көтү көтә. Көтү көткән вакытында очрый моңа бер кыр казы бәбкәсе. Ул кыр казы бәбкәсе яз башыннан башлап асрый, үзе белән көтүдә йөртә. Көз җитә. Каз булып үскәч, кыр казы бәбкәсе очып китә, көтүчене ташлый бу. «Эх, шайтан алгыры, асрадым, җәй буенча йөрттем, икмәкләр ашаттым, нигә бу мине ташлап китте икән?» – ди Алпамша. Бу бераздан казны оныта: 
«Китте дә бетте инде бу», – ди.
Көтү көткән вакытта, моңа бер карт очрый. Карт әйтә моңа:
– Алпамша, ди, син үзең бик куәтле малай, ди, менә шул тауда чабыш була шушы көннәрдә, ди, шунда алдан чыккан кешегә патша Сандугач исемле кызын бирә икән, – ди.
– Аның, ди, бабай, ди, шартлары нинди икән? – ди.
– Аның, ди, шарты шул, ди: өч тегермән ташының икесен култык астына кыстырып, берсен кулга киеп тауга менгән кешегә патша кызын бирә, – ди.
Алпамша уйлап та тормый, икенче көнне, көтүен ташлап, ярыш була торган урынга китә. Барып җитә мәйданга. Мәйданда тезелгән булса кирәк йөзләгән халык. Бу да тезелә. Моның кием начар, көтүче булгач, моннан көләләр.
Бервакытны моңа килеп җитә чират. Алпамша ташны тотып алып, берсен икенчесенә китереп бәреп яра да, ике ташны кулына киеп, ярылган ике ташны култык астына кыстыра да тауга менеп китә. Халык: «Юк кына кеше, менеп китте бит», – дип, шаккатып карап кала. Менеп җитә бу тау башына. Патша тау башында була. Ул бик яхшы киемнәр алып менгән була. Ул Алпамшаны киендереп, үзенең янына утыртып алып кайтып китә. Кайталар, ясыйлар туй. Патша ярты патшалыгын бирә. Алпамшага:
– Яртысына мин җавап бирәм, яртысын син кара, – ди. Шуннан берничә генә ай элек Кылтап дигән бер патша Сандугачка яучы җибәргән икән. Патшага:
– Кызыңны бирсәң бирәсең, бирмәсәң – сугышып алам, – дип әйттергән бу.
Хәзер кыз кияүдә инде, Кылтап патша теләсә нишләсен!
Хәзер Кылтап сугып: ачты. Кылтап патшаның сугыш башлавы турындагы хәбәрне ишеткәннән соң, Алпамша бабасы белән киңәшә:
– Нишлибез? – ди. – Сугышка Сандугач белән икебез барабыз, – ди. Бабасыннан ат сорый: – Бабай, ди, син безгә ат бир инде, – ди.

алпамша

Бабасы әйтә: – Әнә фәлән җирдә ике полк кавалерия тора, шуннан үзегез – теләгән атны сайлап алыгыз, – ди.  Хәзер Алпамша белән патша кызы Сандугачны полк торган җиргә алып китәләр. Барып керәләр атлар арасына.   
Тотыналар ат сайларга. Алпамша, ишектән кергәч тә, атларның койрыгын тартырга тотына. Койрыгыннан тартып җибәрә – атның тиресе суырылып чыга. Бу сарайда яраклы ат табылмый. Икенче сарайга кереп, бер атның койрыгын тартып җибәргән иде, ат селкенеп кенә куйды. Алпамша: «Менә бу ат миңа ярарлык ат икән», – ди.

Дутан батыр

 

Элек заманда бер батыр булган. Үзе бик фәкыйрь икән, ди. Тирә-якта һич ил булмаган. Берәрсе яу чабарга килсә, моңар килеп: "Безнең малларыбызны таларга килделәр, әйдәсәнә!" – дип чакыралар икән.
Бу һәрвакыт өстен чыга, моның шикелле батыр булмый, моңар җиткән кеше юк икән.
Шулай итә-итә, һәр авылдан моңар, яратып, кызларын бирәләр. Моның тугыз хатыны була. Тугыз хатынына тугыз землянка хәзерли, һәркайсы аерым тора. Кызларның аталары үзләренә тиешле малларын да биреп җибәрә, батырның мал да бик үрчи хәзер. Тугыз хатыннан кырык ул, кырык кыз туа. Сиксән баласы була моның. Ә яшь хатыныннан бер генә бала туа, аның исеме Дутан була.
Бер көнне сиксән бала җыелып киңәшләшәләр: "Безгә бо-лай ятып ярамый, без бер-беребезгә ярамыйбыз, сезгә булса-кирәк хатын, безгә булса – кирәк тормышка чыгу", – диләр кызлар.
Болар елкысын көткән бер карт бар икән. Болар сиксәне сиксән атка атланып китәләр теге көтүче бабай янына. Бабайга әйтәләр:
– Белгән җирең булса, безгә әйт, якын-тирәдә ил дигән нәрсә бармы, без шулай киңәшкә килгән идек, – диләр.
Бабай әйтә:
– Моннан ун көнлек җирдә, төшлекнең уң ягында, бай тирәкле калын урман бар, шунда барыгыз, ди. Атларыгызга дагалар салдырыгыз, коралсыз чыкмагыз, – ди. Дутанга аерып әйтә: – Балам, ди, чын сүземне сиңа әйтәмен, күк айгырның өереннән бер тай туган иде, син шуны тотып мен, башка ярамас сиңа, ди. Ул хасиятле ат булыр. Бу җыелып чыгуыгызның бөтен җәфасы, мәшәкате сиңа гына төшәр, – ди.
Ул вакытта Дутан бик яшь була әле. Шулай да бик батыр булмакчы инде бу. Болар, һәркайсы өйләренә кайтып, атларына дагалар салдырып, үзләренә кораллар әзерләп, ата-аналарын-нан рөхсәт сорап, ил эзләргә сәфәр чыгып китәләр.
Барып-барып, теге калын урманны күрәләр. "Бу урманда ни бар икән?" – дип, тизрәк чабып урманга керәләр. Урманда
һәртөрле җимешләр бар икән. Атларыннан төшеп, шул җимешләр белән тамак туйдыралар. Болар, ашап-эчеп, һәркайсы үзенең аты янында ятып йоклый.
Бу урманда бер Җалмавыз карчык бар икән. Бу Җалмавыз карчык адәм исен сизгәннән соң килеп чыга да, авызын зур ачып, боларны йота. Дутан янына да бара. Йотыйм дип авызын ачканда, Дутанның тае тыпырчына башлый, кешни, пошкыра. Атының тыпырчынганын сизеп, Дутан уянып китә. Торып караса як-ягына: туганнары юк, атлары гына калган. Дутан каршында күрә маңгаенда табак шикелле зур күзле бер карчыкны. Дутан мылтыгын алып атыйм дигәндә, Җалмавыз карчык әйтә:
– Балам, сабыр ит, атмый тор, ди. Туганнарың миндә, алар бар да исәннәр. Мин сине бер йомышка кушамын, әгәр шул йомышны үтәсәң, туганнарыңны коткарам, ди. Син анда җиде айсыз барып җитә алмассың, ди. Мохит диңгезенең уртасында бер патша бар, шуның бер кызы бар. Ул кызның исеме Көнекәй. Аның сылулыгын әйтеп бетерерлек кенә түгел. Шуны алып кайтып бирсәң, котылырсың. Алып кайтып бирмәсәң, туганнарың миндә кала, – ди.
dutan batyrДутан аның сүзен тыңлап торды да бармакчы булды.
– Мин анда ялгыз баралмам бит, минем туганнарымны исән көе бир миңа, ди. Миңа юлдаш булырлар, – ди.
– Кызны алып кайтам дип сүз бирәсеңме?
– Бирәм.
– Мә, алайса.

Туганнарын һәркайсын косып ташлады бу карчык. Бар да исән-сау.
– Йә, абыйлар, – ди Дутан әйтә, – бу карчык миңа бер йомыш куша, кайсыгыз миңа юлдаш буласыз? – ди.
Туганнары:
– Без бара алмыйбыз анда, – дип кырт кистеләр. Дутан үзе генә бармакчы булды. Дутан юл җаен сорый инде хәзер. Юлның кай җирдән барасын өйрәтә Җалмавыз. Аннан соң, кирәк булыр дип, ат башы хәтле ике алтын бирде.
Шулай итеп, чыгып китте Дутан. Аның юлдашы шул искән каты җилләр генә инде хәзер. Тай бик шәп бара моның: көннән-көн атының йөрешенә хәйран калып бара. «Атым беренче булачак икән», – дип уйлый.

Корчаңгы тай

төймәсе

 


Борын заманда булган бер кеше, аның булган өч улы. Таз булган, ди, кече улы. Болар бер дә ашлык чәчмәгәннәр. Элек боларны әтисе эшләп туйдырган. Әтиләре картайгач, малайлары үсеп җиткәч, боларга әйткән:
– Улларым, дигән, без дә ашлык чәчик, кеше чәчә бит, дигән. Сез улларым, дигән, барыгыз базарга, алып кайтыгыз солы, – дигән.
Болар базарга баралар, алып кайталар биш пот солы. Биш пот солыны бер җиргә илтеп чәчәләр, җирнең буе сиксән сажин була. Чәчәләр дә бер атна торалар. Бераздан җирне барып карыйлар. Карасалар, солы тишелеп чыкмаган. Моны әтиләренә кайтып әйтәләр.
– Әй, улларым, сез солыны чәчмәгәнсез, сатып эчкәнсез, – ди, ышанмый әтиләре. Үзе килә карарга. Барып карый, солы тишелеп чыкмаган.
– Чынлап та солы тишелмәгән, ди, әллә сирәк булганмы? Тагы чәчеп карыйк, – ди.
Базарга китәләр дә тагы биш пот солы алып кайталар. Тагы да шул ук җиргә илтеп чәчәләр. Чәчәләр дә, бер атна узгач, тагын барып карыйлар. Солы тишелмәгән. Күршеләрнеке тишелеп, ямь-яшел булган, ә боларның – – кап-кара. Әтиләренә кайтып әйтәләр.
– Әти, безнең солы тишелмәгән, – диләр. Инде карт ышана.
– Улым, берәр хәл бардыр безнең җирдә, әллә төнлә сакларга барасызмы? – ди.
Иң элек олы малаен сакларга җибәрә.
– Улым, төне буе сакла, йоклама, – ди.
Бу малай сакларга барса да бара, бармаса да бара. Боларның җирләре урман буенда икән. Җир өстенә баргач, бераз тора да тая бу. Ерак түгел була бер кордон, кордонга бара да йоклый бу. Иртә белән иртүк тора да кайта.
– Соң, улым, нәрсә бар, ни күрдең җир өстендә? – ди атасы.
– Ни, ди, анда нәрсә булсын, сандугачлар да сайрамый анда, төне буе йокламадым, – ди.
Әтиләре хәзер уртанчы улын җибәрә.
– Йә, уртанчы улым, син бар әле, син берәр эш чыгара алмассыңмы? – ди.
Хәзер уртанчы малае китә. Уртанчы малае барырга чыккач та, абыйсы йөгереп чыга моның артыннан.
– Энекәш, син ялгыз куркырсың, мин кордонга бардым да йокладым, син дә шулай йокла, – ди.
– Ярар, абый, алай булгач, – дип китә теге.
Җир өстенә керми дә бу. Туп-туры кордонга бара да ятып йоклый. Иртә белән кайта. Әтисе тагын сорый:
– Улым, ни булды? – ди.
– Юк, әти, анда берни дә юк, – ди малай. – Солы тишелеп чыкканмы?
– Юк, тишелмәгән, – ди.
Хәзер моның кече малаена барырга чират җитте бит инде. Бу малайга бер дә көн юк инде. Тазның бер аягында оек белән чабата, бер аягында иске киез итек. Хәзер Тазга әйтә инде атасы:
– Йә, улым, хәзер син бар инде. Синнән берәр эш чыкмасмы, булмады тегеләрдән, – ди.
Таз әйтә:
– Мин барырмын баруын да, ди, миңа бер корык кирәк булыр, берәр киек килеп чыгуы бар, – ди.
Сораганнарын хәзерлиләр дә җибәрәләр Тазны. Китә бу. Җир өстенә бара. Җирнең ике ягында киң ызан калган була, инде бик куе әремнәр үскән икән, шунда кереп ята. Сәгать сигез дә җитә, тугыз да, бернәрсә дә юк. Сәгать унике дә җитә, моның йокысы килә башлый. Никадәр түзәргә тырышса да, йокымсырап китә егет.
Менә бер заман җил-давыл кузгала. Бары моның җире өстендә генә була ул давыл. Бу җил-давыл әле бер башына, әле икенче башына китеп йөри җирнең, тырмалаган шикелле өстерәлеп йөри. Таз аптырый моңа: «Нәрсә икән бу?» – ди. Куркып та китә инде. Өстерәлеп йөри торган нәрсә килеп җитәрәк, ни булса, шул булыр дип сикереп тора да, корык белән кизәнеп суга да. Корык белән сугуы була, моның янына килеп төшә озын чәчле бер хатын. Таз моны акыртып кыйный, теге хатын моңар ялына башлый:
– Син мине кыйнама, мин синең солыңны таң атканчы үстереп җиткерәм, ди. Аннары соң синең нужа вакытың булыр бер заман, менә мин сиңа бирәм бер чәч бөртегемне, ди, шул чәч бөртегенә ут төртерсең, җаныңа ни кирәк, шул булыр, – ди.
Хәзер шулай ризалашып, чәч бөртеген ала да кайтып китә инде егет. Кайтып китә дә ятып йоклый бу. Әтисенә дә әйтми, берсенә дә әйтми. Иртә белән карасалар, Таз мич башында йоклап ята.
– Һай, Таз шайтан, ни арада кайтып яткан әле, – ди әтисе. – Сакламагандыр, Таз шайтан, – ди.

Велосипедлы Мөнир

Мөниргә әтисе магазиннан өр-яңа велосипед сатып алды. Мөнир велосипедын җитәкләде дә урамга чыкты. Аның тирәсенә шундук иптәш малайлары җыелды.

Велосипедлы Мөнир. Нурихан Фəттах буенча.

 

– Мөнир, йөреп торырга миңа да бирерсең әле велосипедыңны? – диде Илдус.

Бүтән малайлар да:

– Эх, нинди ялтырап тора! – Бер генә тотып карыйм әле, – диештеләр.

Мөнир велосипедын бик кызганды. Аның үз әйберенә беркемне дә кагылдырасы килмәде.

– Теләнмәгез дә, берегезгә дә бирмим, – диде ул кырт кисеп.

татар халык әкиятләре

Ләкин Мөнир велосипедта йөри белми иде. Шуңа күрә аны, велосипедка утыргач аумас өчен, арттан кем дә булса тотып барырга тиеш иде.

– Ярар, алайса, син генә йөреп карарсың, – диде ул Илдуска. – Тик мин утыргач, син велосипедны тотарсың... ычкындыра күрмә... Басуга чыгып, әнә теге чыршы турысына җиткәч, мин төшәрмен дә, син китәрсең.

Илдус шатланып риза булды. Мөнир киртә янына килде дә велосипедның ияренә атланып утырды. Ильдус велосипедны тотып торды. Менә алар әкрен генә кузгалып киттеләр. Велосипед баштарак әле бер якка, әле икенче якка кыйшайды. Əгәр Илдус ныгытып тотмаган булса, Мөнир шундук егылып төшкән булыр иде. Шулай да ул бераздан тигезлеген саклый ала башлады, һәм велосипед такыр юлдан җиңел генә тәгәрәп китте. Тиздән иптәшләре дә, авыл да артта калды. Алар юл буендагы чыршы турысына якынлаштылар. Илдус бик кызу йөгерүдән тирләп чыкты, кызарды.

– Тукта инде, Мөнир... – диде Илдус, ялгыз чыршыны узып киткәч.

Мөнир туктамады, киресенчә, тагын да кызурак бара башлады.

– Мөнир, йөрерсең дип үзең әйттең ич... тукта инде, – диде Илдус, кызганыч тавыш белән. – Туктамасаң ычкындырам.

- Кит үзең генә. - Илдус бик хурланды.

Мөнирнең велосипедын ычкындырды да, кире борылып, авылга таба йөгерде. Мөнир, иптәшеннән котылуына сөенеп, тагын да кызурак китте. Бара торгач, юл кисәк кенә түбәнәя башлады. Велосипед, тигез юлда дыңгырдап, һаман шәбрәк тәгәрәде. Хәзер инде педальгә басарга да кирәкмәде. Мөнирнең колак төбендә җил сызгырды, йөрәге куркудан жу итеп китте: велосипедның йөрешен әкренәйтү өчен, тормозга басарга кирәклеген ул белми иде. Велосипед очты гына. Мөнир үз алдында берни дә күрмәде, куллары, аяклары тыңламас булды. Һәм коты алынган малай, үзе дә сизмәстән:

– Илдус! Тот, ычкындырма! – дип кычкырып җибәрде.

Зырылдап әйләнеп барган алгы тәгәрмәч кинәт читкә кереп китте, һәм Мөнир велосипеды-ние белән юл читендәге чокырга мәтәлеп төште. Аның янында беркем дә юк иде.

 

Нурихан Фəттах әкияте.

татар халык әкиятләре