Flash уеннар - күңел бәйрәме.

Безнең сайта төрле flash уеннары табарсыз. Уеннар татарча тик минем йорта. Татар малайларга татарча уйнарга. Монда бөтен жанрлар да диярлек бар: аркадалар, стратегиялар, симуляторлар, башваткычлар, шахмат, логик уеннар һ.б. Шулай ук, монда сез санак уеннары дөньясындагы яңалыклар белән дә танышып бара алачаксыз. Рәхәтләнеп уйнагыз, ял итегез.

____________________________________________________________________________________________________________________

 

love

Мәхәббәт турында шигырьләр

Шигырьләрдә сүз мәхәббәт турында бара. Кешеләр өчен иң изге, иң кадерле булган хис хагында...

 

watan

 Туган ил турында шигырьләр

Ил-ватан турында уйланып, нечкә лиризм белән сугарылган шигырьләр язарга кем мәҗбүр иткән?

 

nature

Табигать турында шигырьләр.

Сәнгать табигатькә иярми, бәлки киресенчә, табигать үзе сәнгати иҗат эшчәнлегендә күзәтелгән законнарга иярә. Кеше һәм табигать - бербөтен.

 

life

Гомер буе язылган төрле шигырьләр

...Әнә ул кешеләр янына, алар белән бер сөйләшеп алырга, эч серен бүлешеп үзе тагын да баерга ашыга. Кешеләр аның иҗатына яңа хисләр, тормыш турында яңа уйлар бирәчәк...

 

бәетләр

Татар халык иҗаты, бәетләр

Без әйтәбез, сез тыңлагыз.
Бәет сүзе гарәп теленнән алынган. Ул ике юллы тезмә әсәр дигән мәгънәгә ия. Заманалар узгач, бу сүз тезмә әсәрнең һәр ике юллыгын гына билгеләүдән туктый һәм тора-бара тулы бер шигьри әсәр, хәтта татар халык иҗатының аерым бер җанры бәет дип атала башлый.
Бәетләрдә гәүдәләнгән образларның күбесе чынбарлыкта булган тарихи шәхсесләргә - прототипларга нигезләнәләр. Еш кына бәетләрдә фаҗигале вакыйгалар үзәккә алына. Ләкин җанрның эчтәлеге һәм образлар системасы моның белән генә чикләнми. Алар арасында конкрет вакыйга белән бәйләнеше булмаганнары да бар. Төп урынны трагик яки киеренке драматик эчтәлекле әсәрләр алып торса да, сатирик яки юмористик бәетләр дә очрый.
Бәет җанрының борынгылыгы турында аның төзелешендәге югарыда күрсәтелгән үзенчәлекле элементлар да сөйли. Бисмиллаһи вә билләһи кебек дини сүзләр яки әсәрдә тасвирланачак вакыйганың вакытын күсәтеп башлау - күпчелек бәетләргә хас уртак сыйфат. Мондый башламнарның икесе дә халыкның борынгы йолалары белән бәйләнгән булса кирәк. Беренче очракта ул - дини доганың башы булса, икенче очракта - мөһим тарихи вакыйганың яки аерым кеше тормышында булып узган берәр хәлнең көнең, аен, елын халык күңелендә мәңгеләштереп калдырырга ярдәм итә.
Бу разделда заманча бәетләр тәкъдим итәбез.

Шигырьләр татарча

Өй рәсемнәре бүлеге - визуаль сәнгать бүлеге. Сез монда яраткан рәссамнәрегезне, фотосурәтләр, графиклар табарсыз! Үз эшләрегезне дә җибәрергә онытмагыз!


Татар рәссамнары, автобиографиялар, рәсемнәр

Дөньякүләм танылган рәссамнар әсәрләре белән беррәттән, татар рәссамнарының да матурлык үрнәге булырдай әсәрләре күп. Димәк, матурлыкка юл ачык. Курыкмыйча алга атлыйк.
Кем соң ул рәссам? Сәнгать әсәрләре - картиналар, китаптагы рәсемнәр, әвәләп ясалган кеше һәм хайван фигуралары, савыт-саба, тукыма һ.б. әйберләргә бизәкләр уйлап табучы һәм ясаучы кешеләрне рәссамнар диләр.


соңгы сугыш

Татар обойлары

Татар рәсемнәре эш өстәлгә тәкдим итәбез.

Исламик обойлары, Намаз уку, Сабан туе, Соул Флеймер, Тукмак обойлары, Яңа ел


обои

Татар фотографлар.

Аларның фотоэшләр җыентыклары һәм кыска автобиографиялар.


Сабантуй

Рәхмәт сүзе: Art16.ru

Җырга багышланган бүлек. Өйегездә Һәрвакыт җыр яңгырап торсын!


 

Татар халык ашлары бик тәмле һәм файдалы.

пешерүчеТатар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле, оригиналь ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган.
Татар аш-су осталары бик күп төрле ашамлыклар уйлап тапканнар. Бәйрәм табыны ризыклары арасында ниндиләре генә юк. Зур табыннарга чәкчәк, кош теле, гөбәдия, өчпочмак, бәлеш ише нигъмәтләрне куймый калмаганнар. Көндәлек тормышта коймак, белен, төрле кабартмаларны токмач салынган ит шулпасы белән ашаганнар. Сабантуй бәйрәменә алдан ук каз каклаганнар, казылык ясаганнар.

Баш миен эшләтә белүче, сорауларга дөрес һәм тиз җавап таба алучы гына замананың алгы сызыгында була ала. Мускулларны ныгыту өчен физзарядка кирәк булган кебек, баш миенә дә күнегүләр кирәк.Бүлмәдә мондый күнегүләр, табышмаклар, башваткычлар сезне көтә. Уңышлар сезгә, укучым!

____________________________________________________________________________________________________________________________

 

Татар әкиятләре

Борын-борын заманда
Булган, ди бер малай
Сөйләп тә тормам әле,
Йокламасагыз алай.

Әкият ул - халык авыз иҗатының төп җанрларыннан берсе булып, уйдырмага нигезләнгән тылсымлы, маҗаралы яисә көнкүреш характерындагы эпик сәнгать әсәре. Әкият жанры бездә шактый өйрәнелгән, әкияти үрнәкләрнең күп җыелган, басылган булуына карамастан, Минем йортның бу өлкәдә үз урыны, дәрәҗәсе бар.


татар әкиятләре

 

 

 Татарча мультфильмнар

Татар телендәге мультфильмнар белән таныш булыгыз, балаларыгызны татарча мультфильмнар белән сөендерегез.

tatarmultfilmsoyuzmultfilm

WaltDisneyPicturesbashkalar

 


Татар буялу

Татар әкиятләрнең матур буялуы. Әлеге рәсемнәрне төсләргә буяу бүлеге балалар өчен файдалы һәм кызыклы булыр дип уйлыйбыз.


su-anasy

Балалар бүлмәсе

Минем йорт төзүченең авторлык бите. Кыска автобиография

Бу разделда үсемлекләр һәм хайваннарның өйдә очрый торган төрләре кертелде. Үсемлекләр һәм йорт хайваннары турында укып, үзегез өчен күп кенә кызыклы яңа мәгълүматлар алырсыз һәм әлеге кадәр сезгә сер булган сорауларга җаваплар табарсыз.


Бәдрәф бүлмәсендә Сез бизәнү серләре, бизәнгечләр һәм прическа, үзеңнең тышкы кыяфәтеңне тәртипкә китерү турында кызыклы статьялар табарсыз!


 

Татар сүзлекләре

__________________________________________________________________________________________________________________