Гөлчәчәк (роза)

Гөлчәчәк

Розачалар семьялыгы.

Җир йөзендә чәчәкле үсемлекләр үсә торган барлык өлкәләрне диярлек яулап алган, ләкин алар Төньяк ярымшарның уртача һәм субтропик зоналарында күбрәк тупланган. Розачалар төрле үсемлек бергәлекләрендә очрый. Роза 70-200см биеклегендә мәңге яшел яки яфрагын коючан куаклар. Бәбәкләре чәнечкеле, яфраклары парсыз каурыйсыман катлаулы, төпчек яффраклы. чәчәкләре күпчелек очракта ялгыз, ике җенесле, 5 әгъзалы.

Гөлчәчәкның төре.

Розаларның 250 гә якын төре билгеле, аларның күпчелеге Төньяк ярымшарның уртача һәм субтропик өлкәләрендә үсә. Кыргый розаларны гөлҗимеш дип атыйлар. Гөлҗимешнең күпчелек төрләрен паркларда, бакчаларда декоратив максатта үстерәләр. Культуралы розалар килеп чыгышының күп гасырлы тарихы бар. Бакча розалары берничә кыргый төрдән барлыкка килгән. Бу - нигездә, галла розасы, дамасс розасы, йөзьяфраклы роза, шулай ук Азия розалары. Алардан чәй исен хәтерләткән чәй розалары барлыкка килгән. Элекке сортларның кимчелеге - чәчәкләрнең тиз шиңүе. 17-19 гасырда селекционерлар розаның ремонтантлы сортларын чыгардылар, аларның чәчәк атуы кабатланып тора. Ремонтантлы сортларны чәй розалары белән кушып, чәй гибридлы розаларны чыгардылар. Аларның нәфис, хуш исле, катмарлы таҗлы, озак чәчәк атучы сортларын хәзер киң үстерәләр. 25000нән артык сорты билгеле.


Бик урынлы әйтү.

Роза чәчәге исә борынгы заманнардан ук чәчәкләр патшасы булып саналган.  Аны Алла бүләгенә тиңләгәннәр. Ул хәзер дә үз кыйммәтен югалтмады. Матурлыгы белән генә түгел, эротик үзлекләргә ия хуш исе белән дә үзенә җәлеп итә. Гөлчәчәкләрне тәҗрибәле бакчачылар гына үстерә ала дип уйларга кирәкми. Әлбәттә, бу гөл көйсез, әмма аңа теләгән һәркем якынаю юлын таба ала.
Өйдә үстерү өчен, розаның кызыл бенгаль төрен утырту отышлы. Ул ел әйләнәсе чәчәкләре белән сөендерергә мөмкин. Шулай ук тармаклы полиант (кустистая полиантовая), бурбон төрләрен дә үз итүчеләр бар.
Барлык гөлчәчәкләр дә яктылыкны ярата, әмма корылыкны “җене сөйми”. Җәен бу гөлгә суны күп сибәргә кирәк. Шулай ук иртә-кич җылымса су бөркү яхшы. Ә кышын һәм язын, күбрәк чәчәк атсын өчен розаны с алкынча, әмма якты җирдә тоталар. Бу чорда су сибү дә азая.

Бик урынлы әйтү.

Гөлчәчәкне роза дип йөртү борынгы римлылардан калган, диләр. Безнең көннәргә кадәр үк гөлчәчәкне «чәчәкләр патшасы» дип йөрткәннәр. Шундый мактаулы исемне халык аңа ни өчен биргән соң?
Ул — тропик якларга хас булган үсемлек. Моннан 4000 еллар элек аны Вавилонда, Иранда күпләп үстергәннәр. Элек Иран дәүләтенең исеме Гөлстан (Гөлләр иле) булган. Аннан соң гөлчәчәк башка илләргә дә тарала башлаган. Нинди генә халык һәм ил булмасын, һәркайсында гөлчәчәк — халыкның иң яраткан чәчәге. Шушы елларга хәтле бу культуралы үсемлек бервакытта да үзенең әһәмиятен югалтмаган. Борынгы Римда ул иң данлы чәчәк булып исәпләнгән. Бернинди бәйрәм дә, тантаналы вакыйга да анда хуш исле чәчәктән башка уздырылмаган. Ислемайлар җитештерүдә дә гөлчәчәк кадәр киң кулланылган тагын нинди үсемлек бар икән?
Гөлчәчәк хәзер декоратив үсемлек һәм хуш исле май — роза мае чыгару максаты белән үстерелә. Безнең илдә ислемай җитештерү өчен, берничә совхоз гөлчәчәк үстерү белән шөгыльләнә.
Кырым өлкәсендә генә дә берничә совхозда 1500 га чамасы гөлчәчәк үстерелә, һәм ел саен анда мең тоннага чаклы таҗ яфраклары җитештерелә. Белгечләр, бер килограмм роза мае табу өчен, 1000 кг чамасы таҗ яфраклары кирәк, дип әйтәләр. Роза үстерә торган махсус совхозлар елына берничә килограмм гына роза мае җитештерә ала. Галимнәр, бер литр хуш исле май ясау өчен, бер тамчы роза мае җитә, диләр. Роза мае бик кыйммәт. Аның килограммы сумлап кына түгел, ә йөз мең сумлап билгеләнә.