Кактуслар

 

кактус

Иң беренче, кактусларны көйсез үсемлекләр дип уйлауның хата икәнен әйтәсе килә. Бик күп чыганакларда шулай язалар. Ләкин, чынлыкта, кактуслар игүтибарны җәлеп итүче таләпчән үсемлек дип әйтер идем мин. Урман кактуслары искәрмә. Төрле чыганакларда кактуслар күп сулауны яратмый дип язалар. Ләкин су үсемлек өчен бердәнбер шарт түгел бит. Суны күп сипсәң - кактус чери, яктылык җитмәсә -кәкре ботаклы булып үсә, органик ашламалар белән ашласаң - үсемлек үләргә мөмкин, зур савытка күчереп утыртсаң - үсемлек озак авырый, чәчәк атмаска да мөмкин. Кактуслар салкын һава яраталар. Кактуслар башка үсемлекләрдән үзләренең тышкы кыяфәтләре белән аерылып торалар. Кактуслар семьялыгы өч зур семьячылыктан тора.

Опунциев семьялыгы - куакчыклар, цилиндрсыман яки шома сусыл ботаклы. Кечкенә генә чәнечкеләре бар. Чәчәкләре берәр генә, җимешләре ашарга яраклы.
Перескиев - агачсыман, яки куаклар тәшкил итә. Йомры ботаклы, шома яфраклы.
Цереусовлар - төрле формадагы кактуслар.
Аның гигант формалары да, куаксыман формалары да билгеле. Аларның яфраклары юк, ботаклары төрле формада, чәнечкеле. Кактуслар үзләрендә су запасы саклый торган үсемлекләр Кактусларның күбесе яфраксыз, шуңа күрә, фотосинтез процессы ботаклар аша башкарыла.

Бүлмә үсемлекләре энциклопедиясеннән алынды.