Диффенбахия

Диффенбахия

Ароидлар семьялыгыннан. Ватаны - Көньяк Америка. Туры сабаклы агачсыман үсемлек. Яфраклары эре, озынча формада. Үсемлекнең согы агулы. Диффенбахия 2 м.га кадәр үсәргә мөмкин, ләкин ботакның аскы өлеше шәрәләнеп китә, шулай итеп, ул матурлыгын бераз югалта. Бүлмә шартларында сирәк чәчәк ата. Диффенбахия - катлаулы үсемлек, сортларын үзгәртү, гибридлар, башка сортлар табу кыенлыклар тудырырга мөмкин. Әйтеп үтәргә кирәк, күп кенә Диффенбахия төрләре еш үзгәртүне таләп итә, әгәр бүлмәдә үстерсәң - уртача 3 ел саен. Бу вакыт эчендә ул түшәмгә кадәр үсәргә мөмкин. Ул вакытта үсемлекнең очын кисеп алырга, калган өлешен ташларга яки кабат үстерү өчен калдырырга мөмкин.


Тәрбия буенча киңәшләр

 

Температура: Җылыда гына яхшы үсә. Температура 18 градустан ким булмаска тиеш. 10 градуста үсемлек үсми, чери. Үтәли җилне яратмый.
Яктылык: җәй- күләгә, кыш- яктылык кирәк. Нык караңгы урында яфраклары вагая, сирәкләнә.
Сулау: Яздан көзгә кадәр суны күп сибәргә кирәк, кыш көне чама белән генә.
Ашлау: майдан августка кадәр һәр 2 атна саен ашламалар кертү зарур.Көз һәм кыш ашлау кирәкми.
Һава дымлылыгы: Диффенбахия бик дымлы һаваны ярата. Яфракларыны су бөркеп тору яхшы. Бөркү алдыннан бүлмә температурасын контрольдә тотыгыз. 18 градустан ким булса, юеш чүпрәк белән яфракларын сөртеп алу да җитә.
Күчереп утырту: Ел саен яз көне- апрель ахырында күчереп утырталар. Катнаш туфрак алына, аңа агач күмере өстәсәң яхшы.

Бу бик кызыклы

Диффенбахия һаваның химик составын яхшырту үзлегенә ия. Бу шәһәр фатирлары өчен бигрәк әйбәт.

Үстерү проблемалары: яфракларының кырыйлары көрән төскә керү - су җитмәү яисә салкын эләгүдән булырга, очлары кору-һаваның дымлылыгы җитмәүдән, туфракта файдалы матдәләр җитмәвеннән булырга мөмкин. Каты составлы су куллану да үсемлекнең үсешен тоткарлый. Шулай ук, яфракларының төссезләнүе - кояш нурларының еш төшүеннән, сабак кору - еш су сибүдән булырга мөмкин.

Диффенбахиягә щитовкалар, клещ. червецлар зыян сала. Вак бетләр үсемлек согын суыралар, яфраклары төссезләнә, корый.
Көрәшү алымнары: яфракларны сабынлы чүпрәк белән сөртәләр, аннары 0.15% актеллик эремәсе белән эшкәртәләр.
Диффенбахияне үстерүнең төп сере - яфракларын һәрдаим сөртеп тору, су бөркү, ашлау. Бигрәк тә азотка бай ашлама кертү Диффенбахияләр өчен бик әйбәт.

Бүлмә үсемлекләре энциклопедиясеннән алынды.