Антуриум

Антуриум

Аронникчалар семьялыгы (Araceae)

Антуриумның Ватаны- Америка тропиклары. Күп төрләре чәчәкләренең матурлыгы, яфракларының купшылыгы, төрле формада булулары белән аерылып тора.
 

Антуриум Андрэ (Anthurium Andreanum) -70-80 см.га җитә торган үсемлек, күбрәк аранжерея һәм бакчада үстерү өчен кулай. Ак, ал, кызгылт - сары чәчәкле төрләре бар.
 

Антуриум Шерцерны (Anthurium scherzerianum) - өйдә үстерү өчен сайларга мөмкин. Чәчәкләре кызыл төстә (ак төсләре дә бар- album) Ул 30 см.га кадәр үсә.

Антуриум Родшильдиан - ике алда күрсәтелгән төрләрнең гибриды. Чәчәкләре ак, караңгы кызыл төстә, эрерәк.

Бер төрне генә - Антуриум Хрустальныйны (Anthurium Crystallinum) - декоратив үсемлек буларак үстерәләр. Аның яфракларының төсе, вакыт үткән саен, бронза төсеннән караңгы яшел төскә керә. Яфраклары асылынучан, сабаклары ачык көмешсыман. Антуриум бик купшы үсемлек. Яхшы тәрбияләгәндә яздан җәй ахырына кадәр чәчәк ата, ел буе да чәчәк атарга мөмкин.

 

Тәрбия буенча киңәшләр.

Температура: үсемлекне җылы бүлмәдә, 18-20 градуста тотарга, ләкин җылылык системасы яныннан алырга кирәк.

Яктылык: Антуриум турыдан-туры кояш нурларын яратмый, бүлмә халәтенә тиз яраша, ләкин чәчәкләренең ачык төсле булуы өчен яктылык таләп ителә.

Cулау: үсеш чорында чама белән, ләкин һәрдаим сулау зарур.

Ашлау: марттан августка кадәр 2 атнага бер тапкыр ашлау җитә, чөнки бу үсемлекнең ашлауга ихтыяҗы зур түгел.

Һава дымлылыгы: Антуриумнар дымлы һава ярата, шуңа күрә иртә- кич яфракларын дымландырып тору яхшы. Үсемлекне киң чүлмәккә утыртырга кирәк.

Туфракны орхидеяләр өчен сайлап алыгыз, туфракка агач күмере кисәкләре өстәү яхшы булыр. Күчереп утырткан вакытта үсемлекне туры кояш нурларыннан саклау, яфракларын дымландырып тору, саклык белән генә су сибү зарур.

Салкын һава, үтәли җил, яфракларының пычрануы Антуриумнарның коруына китерә.
Антуриумнар тля, щитовка кебек корткычлардан зарарлана. Алар антуриумның согын суыралар, бу яфракларының коруына, өзелеп төшүенә китерә.

Заралы корткычлардан саклау өчен, яфракларны сабын суына манчылган чүпрәк белән сөртәләр. Аннары 0,15 гр. актеллик сыекчасы белән эшкәртәләр. Тля-үсемлекнең чәчәкләренә, яфракның аскы өлешенә зыян сала. Аның яфраклары саргая, бөгәрләнә һәм коелып төшә. Үсемлекне деррис, десиц, актеллик һ.б. чаралар белән эшкәртәләр.

Халык киңәшләрен тоту да файдалы: корткычлар белән көрәшү өчен суган суы, табак, сарымсак кулланыла. 1 стакан суга 4-5 калак сарымсак, 4-5 калак сабын алына. Эремә белән үсемлекнең яфраклары эшкәртелә.
Антуриумның орлыкларын өлгереп җитү белән чәчәргә кирәк. Алар 6-8 атнада җитешәләр.

Бүлмә үсемлекләре энциклопедиясеннән алынды.