Татар бию

татар бию

 

Бию бик борынгы заманнарда ук барлыкка килгән һәм матурлыкка, гүзәллеккә өйрәтә. Биюләрдә ритм, уен-хәрәкәтләр аша халыкның уй-фикерләре, эчке халәте, өмете, ышануы чагылдырыла. Тамашачы алдына чыгып бию ихтыяр көче һәм кыюлык сорый. Шул ук вакытта дәртле, чая кешеләргә үзләренең һөнәрләрен күрсәтергә мөмкинлек ачыла.
Татар халык биюләре үзләренең нәфислеге, затлылыгы, биюченең зирәклеге һәм кыюлыгы белән үзенә җәлеп итә. Безнең көннәргә кадәр сакланып килгән биюләр талант ияләренең күңел җылысын халыкка җиткерә кебек.
Татар яшьләре җырлы-биюле уеннарны каз өмәләрендә, аулак өйләрдә һәм башка бәйрәмнәрдә башкарганнар. Хәзер дә нинди генә бәйрәм булмасын - берсе дә җыр-биюсез узмый. Шул рәвешле халык рәхәтләнеп ял итә, күңел ача.
Биюләрдә татар халкының милли үзенчәлеге ачык чагыла. Алар халыкка хас булган дәрт, җитезлек белән башкарыла. Шул ук вакытта татар биюе хатын-кызның тыйнаклыгы, оялчанлыгы, назлылыгы турында да сөйли. Кызлар биюләрендә хәрәкәтләр салмак, яисә вак адымнар һәм өлгерлек белән ясала, алардан нәфислек, җылылык, сафлык һәм тыйнаклык бөркелеп тора.
Егетләр биюе исә дәрт, чаялык, хәрәкәтләрнең төгәллеге, тыпырдаулар белән аерылып тора. Биюче егетләрнең ут чәчеп торган дәрте, ярсу җитезлеге үзенә тарта.
Биюләр аерым-аерым, парлап һәм күмәк башкарыла. Ялгыз биюләр "баскан җирдән ут чыгару" белән үзенчәлекле. Башкаручы яшь егет яки кыз, дәртле бию аларның рухи халәтләренә туры килә, яшь күңелнең ташып торган көчен, ашкынуын ачып сала.
Татар халык биюләрен туплап, аларны фәнни яктан эшкәртүгә һәм сәхнәгә куюга Татарстанның атказанган артисты Гай Таһиров зур өлеш кертте. Ул - шулай ук беренче татар балетмейстеры. Татар бию сәнгатен үзтерүгә атказанган артистлары Халисә Шәрипова, Дамирә Вәлиева, Татарстанның халык артистлары Фердинант Фәйзуллин, Фердинант Гыймадиев, Равил Габдрахманов, Равил Хәлиуллин һәм башкалар үзләреннән зур өлеш кертелләр.

Мишәбаш сайты материаллар буенча

Күләм: 44 шт.

Формат: JPG

Үлчәм: 5,87 Mb

download