Бизәкле сафьян сәнгате

Бизәкле сафьян

Безнең якларда төрле йомшак күн-сафьян тегү сәнгате гаять киң таралган. Болгар илендә күн-тирене эшкәртү алымнары борын-борыннан булган. Югары сыйфатлы сафьяннан, юфтьтән эшләнгән күн читекләрне, туфлиләрне җирле халык кына түгел, бәлки бүтән төбәк халкы да яратып кигән.
Бизәкләп эшләнгән аяк киеме җитештерү техникасы шактый катлаулы булган. Осталар берьюлы берничә пар аяк киеме килеп чыгардай калдыксыз эшләү юлын тапканнар. Аяк киеме кисүче төрле төскә буялган юеш күнне бер өем итеп куйган һәм берничә читек өчен берьюлы бизәкне кискән. Аннан соң, күн катламнар арасында кайбер элементларны алыштыргач, төрле төстәге бизәкләр барлыкка килгән. Бизәкнең контуры булып торган махсус декоратив җөй ярдәмендә әлеге элементлар мозаика техникасы белән төзелгән һәм беркетелеп куелган.
Элек-электән аяк киеменең үзенчәлекле бизәкләренә кешене саклау-магия мәгънәсе бирелгән. Бизәкләр нигезендә — үсемлек һәм җәнлек мотивлары. Алар арасында болытсыман, лотоссыман сурәтләр, пальметта, лалә чәчәге киң таралган. Читек элементлары батика бизәкләрдән мөгез, песи башы, йөрәк формасындагы сурәтләр белән аерылып тора. Читекнең өске өлешендәге дулкын мотивы суны символлаштыра.
Төсле фон ярдәмендә шактый эре зур һәм йомык формалы элементлар бербөтен һәм үзенчәлекле бизәк композициясен тәшкил итә.
Бу матур традиция — сәнгатебезнең күн эшкәртү төре — бүген дә гамәлдә.

Зәкирова Н.Г "Татар чигүе" буенча

Күләм: 24 шт.

Формат: JPG

Үлчәм: 3,012 Mb

download