Харис Якупов

previous arrow
next arrow
Slider

Күренекле рәссам Харис Габдрахман улы Якупов 1919 елның 23 декабрендә Казанда эшче гаиләсендә туа. Мәктәптә укыганда ук сынлы сәнгать студиясенә йөри, күргәзмәләрдә катнаша. «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында рәсемнәрен бастыра. 1939 елда Харис Якупов
Казан сәнгать училищесын тәмамлый. 1939-1945 елларда армия сафларында, Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр фронтта алгы сызыкта, ут эчендә була. Харис Якупов Мәскәү янында, Курск дугасында, Украина, Польша, Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша. Анда да рәсем ясаудан туктамый, фронт газеталары өчен сатирик рәсемнәр ясый, көндәлекләр алып бара. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә.
Харис Якупов – танылган портрет остасы. Ул ясаган Г.Тукай, А.Пешков, Ш.Камал портретлары аеруча уңышлы дип табыла. «Г.Тукай крестьяннар арасында», «А.С.Пушкин Казан юлында», «А.М.Горький Марусовкада» (1946-1949) кебек картиналары тарихи темаларга багышлана. Харис Якупов – пейзажчы да. Ул «Иделдә эссе көн», «Казанкада су ташу», «Кабан күле», «Иделдә яз», «Зур Идел» кебек зур полотнолар иҗат итә.

Күләм: 19 шт

Формат: JPG

Үлчәм: 2,34mb

download

татар рәссамнары