Альфрид Шәймәрданов

previous arrow
next arrow
Slider

Рәсемгә бас

Шәймәрданов Альфрид Муллахмәт улы 1961 елның 31 гыйнварында ТАССРның Саба районы Сабабаш авылында туа. Ленинградның кино инженерлары институтын тәмамлый. 1988 елдан 1991 елга кадәр Казан кинохроника студиясендә эшли.
Үзенең беренче картинасын А.Шәймәрданов 1993 елда яза һәм шуннан бирле үзен тулысынча сынлы сәнгатькә багышлый. Аның эшләре 1997 елда беренче тапкыр Братислава шәһәрендә (Словакия) узган Бөтендөнья самими сәнгать күргәзмәсендә куела. Шәхси күргәзмәләре шулай ук Үзәк Рәссамнар йортында (Мәскәү), Германия, Литва, Болгария Илчелекләрендә уза. 2001 елның июнендә Казанга Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасы әгъзалыгына сертификат тапшыру чаралары кысаларында ЮНЕСКО генераль директоры М.Бушенакига ЮНЕСКОга бүләк сыйфатында «Бәрәңге, Горбачев сорты» картинасы бирелә. А.Шәймәрданов Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Казанда яши һәм иҗат итә. 

Күләм: 42 шт

Формат: JPG

Үлчәм: 14,0 mb

download

татар рәссамнары