Килдебәков Рөстәм

previous arrow
next arrow
Slider

Рәсемгә бас

Килдебәков Рөстәм Әхмәт улы
 

Килдебәков Рөстәм Әхмәт улы – нәкышчы, график, монументаль сәнгать остасы.
1934 елда Казанда туа. 1954 елда Казан сәнгать училищесын, 1960 елда Львов гамәли һәм декоратив сәнгать институтын тәмамлый. 1987 елдан – СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы.
Р.Килдебәков – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1991), Татарстанның халык рәссамы (2006). Казанда яшәп иҗат итә.
Р.Килдебәковның киңкырлы таланты сәнгатьнең төрле жанрларында чагылыш таба. Татарстан монументаль–декоратив рәсем сәнгатенә Р.Килдебәковның XX гасырның 70нче елларында иҗат иткән әсәрләре үзгәрешләр алып килә. Рәссам нинди тема күтәрүенә карамастан – халыкның рухи традицияләре, Тукай образы һәм аның әсәрләре, фаҗигале тарих битләренә мөрәҗәгать итсенме – аның әсәрләренең үз йөзе бар.

Габдулла Тукай - татар халкының бөек шагыйре сайт буенча

 

Күләм: 16 шт

Формат: JPG

Үлчәм: 2,038mb

download

татар рәссамнары