Илгизәр Хәсәнов

Ритмы

Рәсемгә бас

Рәссам Илгизәр Хәсәнов
Илгизәр Хәсәнов – шәһәрнең сәнгать тормышында күренекле шәхесләрнең берсе. Аның идәннән түшәмгә кадәр борынгы әйберләр белән тулы остаханәсен, асылда, югалган Казанның музее, дип атап була. Илгизәр – шәһәренең патриоты, сагынып искә алырлыгы гына калган шәһәр тормышының күпсанлы «шаһит»ләрен саклап калган кеше.
Илгизәр Хәсәнов «иҗат юлын» 1980нче еллар ахырында шәһәр чараларында (шул исәптән, беренче альтернатив «Арсенал» галереясе эшчәнлегендә) актив катнашудан башлый. 1990нчы елларда Илгизәр берничә күргәзмәнең кураторы сыйфатында Казанның йокыга талган сәнгать тормышын җанландырып җибәрә. Бу күргәзмәләрдә заманча сәнгать үрнәкләре тәүге тапкыр тулы масштабта тәкъдим ителә. 2000нче елларда ул бер-бер артлы биш шәхси күргәзмәсен үткәрә: «Муха» (2007), «Чёрное озеро» (2008), «Удар» (2008), «Моя Япония» (2009), «Территория абсурда» (2010).
Рәссам иҗатында мөһим урынны объект һәм инсталляция алып торса да, ул рәсем сәнгате белән шөгыльләнүне дә читкә куймый. Хәсәнов еш мөрәҗәгать итә торган төп тема – балачак. Рәсем серияләрендә оста альтер-эгосын иске шәһәр урамнары буенча йөрүче малай образы аша бирә. Икенче тема итальян «метафизик» рәсем сәнгате белән бәйле: манекен персонажлар образлары авторның шәрыкъ бэкграунды белән кушылып бирелә. Илгизәр рәсемнәренең күбесендә шартлы шәрыкъ шәһәрләрендә яшәүче серле кешеләр сурәтләнгән.
Параллель рәвештә Хәсәнов урау юллар аша кинога якынлаша: сюжетлы фотографияләр циклларын, анимация элементларын файдаланып видеоклиплар төшерә. Һәм 2007 елдан башлап Илгизәр Хәсәновка Татарстан киносында куючы рәссам буларак сорау арта. Бу уңайдан Илгизәрнең рәссам-бутафор буларак иҗат итә башлавын искәртеп үтәргә кирәк.
 
matbugat.ru материаллар буенча

Күләм: 11 шт

Формат: JPG

Үлчәм: 1,4mb

download

татар рәссамнары