Васил Маликов

previous arrow
next arrow
Slider

Васил Малик улы Маликов – танылган рәссам, сынчы

Васил Маликов 1924 елның 19 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Иске Кормаш авылында туа.

Ул, 1942 елда Казанда һөнәр училищесын тәмамлаганнан соң, сугышта катнаша. 1948–1953 елларда Казан сәнгать училищесында укый. Училищеда уку елларында ук Садри Ахун җитәкчелегендә сыннар ясау (скульптура) белән шөгыльләнә башлый. Васил Маликовның Казанда Үзәк ял паркы каршындагы монументы шәһәрнең күрке булып тора. Соңгы елларда Васил Маликов үзенең бөтен осталыгын портрет жанрында күрсәтә. Мулланур Вахитов, Муса Җәлил һәм башка милли каһарманнарга эшләнгән һәйкәлләр шуның ачык мисалы. Ул үзенең сыннарында замандашларының характерын бай һәм дөрес итеп ача. Рәссамның берничә әсәре фронт истәлекләренә бәйле рәвештә бирелгән. «Хәтереңдәме, иптәш?», «Соңгысы» кебек хезмәтләре аның иҗади кызыксынуының күпкырлы булуына ышандыра. «Соңгысы» әсәре 1980 елда республиканың Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Рәссамга иҗаттагы уңышлары өчен РСФСРның атказанган, Татарстанның халык рәссамы дигән исем бирелә. В. Маликов 1992 елның 11 октябрендә Казан шәһәрендә вафат булды.

Күләм: 11 шт

Формат: JPG

Үлчәм: 0,87mb

download

татар рәссамнары