Обойлар Сабан туе

сабантуй

Борынгылыкны нык саклаган башка халыкларның йолаларын яисә зур йола бәйрәмен берникодәр күз алдына китерү өчен халкыбызның Сабан туена кыскача тукталып үтик. Сабантуйның бик борынгыдан килгән календарь йола бәйрәме булуы беркемдә дә шик уятмый кебек. Безнең көннәрдә, никадәр генә заманчалаштырылган, чор таләпләренә яраклаштырылган булса да, ул үзенең бик борынгы үзенчәлекләрең, шул исәптән ыруглык җәмгыяте йолаларына хас синкретизмны да шактый нык саклап калган. Аңа әзерлек, бик борынгы чорлардагы кебек, берничә ай буе бара. Ул һәр елда төгәл бер вакытта, язгы чәчү эшләре тәмамләнгач кына уздырыла. Аны әзерләүчеләр һәм традицион күренешләрне (Сабан туен ачып җибәрү, ат бәйгесе, милли көрәш һ.б.) оештыручылар шулай ук алдан билгеләнә. Бик борынгы заманнарда уздырылган йола бәйрәмнәре кебек, Сабантуй ифрат та тантаналы рәвештә башланып китә һәм көн буе дәвам итә. Ә инде сүз республика масштабындагы Сабан туйлар турында барса, алары ай буе да барырга мөмкин.Җөмләдән, айлар буена дәвам иткән йолалар борынгы яисә борынгылыкны яхшы саклаган халыкларда да билгеле булган.
Хәзергә Сабантуйлар сәнгатьнең барлык төрләре югары үсеш дәрәҗәсенә ирешкән бер чорда уздырыла. Тик биредә без игътибарны мәсьәләнең башка ягына - борынгы йола бәйрәмнәренең Сабантуйда сакланып калган хзенчәлекләренә юнәлтергә омтылабыз. Алар түбәндәгеләрдән гыйбрәт: йолада  төрле сәнгать төрләре үзара аралашып килә: анда драматик күренешләр, халык уеннары, җыр, музыка, биюләрнең барысы да була.
Сабантуй обойлары 1024 x 768 сыйфатта тәкъдим итәбез

Күләм: 32 шт

Формат: JPG

Үлчәм: 10,01mb

download