Көзге сагыш

 

Бар да яхшы, бар да әйбәт,
Шөкер итмәслек түгел.
Әмма эчне нидер тырмый,
Сискәнеп куя күңел.

Әллә көзге яфрак җиргә
Моң булып кагыламы?
Әллә үткән истәлекләр
Җыр булып агыламы?

Куллар үрелә каләмгә
Нәрсә уйлап, ни кирәк.
Я ашкына, я ашыга,
Я кысып ала йөрәк.

Нәрсә аны ашкындыра,
Кая, кемгә ашыга?
Миңа буйсынмаслык бер көч
Йөгерә күк каршыга.

Ул көч били күңелемне,
Үземне, барлыгымны.
Ача миннән сорамыйча
Күңелем сандыгымны

Ачык сандыктан куышып
Агыла хәтирәләр.
Бар дөньямны аңлашылмас
Бер халәткә күмәләр

Моң булып түгелә серләр,
Туктатыр җай табалмыйм,
Җыр булып тезелә сүзләр,
Көйгә генә салалмыйм.

Җырга салган серләремне
Кем генә аңлар икән?
Тынмас иөрәгем буйсынып,
Тынгылык табар микән?!

автор: Кадрия Гатина

Аңлатманы өстәү


Защитный код
Яңарту