Кышка табан.

 

Тәрәзәдән җил үкерә,
Ачу белән суык өрә,
Ярыкларны саный саный.
Җикеренеп эчкә керә.

Матур көзләр үтте инде,
Салкыннары җитте инде,
Сары,кызыл яфракларны,
Төрле якка сипте инде.

Табигатьне чишендерде ,
Бар адәмне киендерде,
Көз көзлеген итте бугай,
Кышка ишек ачты шулай.


Октябрь 2012г

автор: Кадрия Гатина

Аңлатманы өстәү


Защитный код
Яңарту