Кышның ак бураннарына

Буран дус, син бигрәк инде,

Бөтенләй котырындың.

Гомер кар көрәмәгәнне

Көрәккә тотындырдың.

 

Ишекләрне сылап куйдың,

Ачып чыкмаслык итеп.

Ишек алдын күмеп киттең.

Түбәгә тигез итеп.

 

Яратам исәр кешедәй,

Ду килеп йөргәнеңне.

Кар-буранга, ак бәсләргә

Бар җирне күмгәнеңне.

 

Кышның ак бураннарына

Нигә шулай гашыйкмын.

Күңелләр дә, тәбигать тә

Пакьлана икән кышын.

гыйнварь 2014 ел.

автор: Кадрия Гатина

Аңлатманы өстәү


Защитный код
Яңарту