Көз

Салкын көз килә

Сагышы белән.

Кара болытлар

Агышы белән.

Кай ара шунда

Кояш елмая.

Зарлы күңелгә

Бер өмет сала.

Салкын җил исеп,

Ыҗгырып ала.

Күңелгә кереп

Шомлы хис кала.

Яңгыр шыбырдый,

Түбәне кага.

Тишек түшәмнән

Тамчылар тама.

Буранлап ява

Көзге боз – яңгыр.

Йөрәк кысыла,

Җир сулый авыр.

Карага көеп,

Бакча сузылган.

Яфраклар гүя

Яшькә коенган.

Җилгә кушылып

Табигать елый.

Бәндәләреңне

Кичер дип сорый.

Кичер дип сорый

Тик бер Аллаһтан.

Барысын, кем бүген

Гөнаһка баткан.

Болыт астыннан

Кояш нур сибә.

Күз яше аша

Тәбигать көлә.

18 сентябрь 2007 ел

автор: Кадрия Гатина

Аңлатманы өстәү


Защитный код
Яңарту