Буран котыра.

Буран котыра.
Өйдә утырам.
Юк, ятам икән,
Әле бик иртә –
Төнге өч кенә.

 

Җил тәрәз кага.
Бирми йокларга.
Я учлап ап-ак
Кар алып бәрә.
Җиңелчә генә
Сөлкенә пәрдә.
 

 

Карлы-буранлы
Табигать дәшә.
Көрт- өемнәрне
Юмарт өләшә.
 

 

Бу матурлыкны
Күрми түзалмыйм.
Әй, карлы-буран,
Хәзер чыгам мин.
 

 

Икәү йөрербез
Төнге урамда.
Каршы йөгерә
Әнә февраль да.
 

 

Январь бабайның,
Салкын агайның
Бу төн соңгысы.
Әллә шуңамы
Килми йоклыйсы.
 

 

Капка төпләрен
Кар белән өя.
Көрәк тотмыйча,
Кермәссең өйгә.

31 гыйнварь 2011 ел

автор: Кадрия Гатина

Аңлатманы өстәү


Защитный код
Яңарту