Бисмилла әйтеп

Коръән алган кебек итеп.
Ислам Нурын алам кулыма.
Коръән сүзе, вәгазь укыйм,
Битләренең изге юлында
Нинди изге бәндә уйлап тапкан,
Газетаның изге исемен.
Мин мөселман дигән бәндәләргә,
Ислам Нуры ярдәмгә килсен.
Яр Чаллыда Ислам Нуры чыга,
Тирә якка Нуры сибәлә.
Сорауларга тулы җавап бирә,
Аңлатмалар Ислам диненә.
Яр Чаллыда Ислам Нуры чыга,
Бер кайда да тиңе юк аның.
Укы аннан аят, сүрәләрне,
Дингә кайтырсың халкым.
Яр Чаллыда Ислам Нуры чыга,
Һәр кемгә дә бик зур кирәге.
Ислам Нуры, Ислам дине кебек,
Мөселманнар аның милләте.
Ислам Нуры безне дингә өсти,
Дин ныгыту аның нияте.
Ислам Нуры безне берләштерә,
Аңла кардәш – татар милләте.
Яр Чаллыда Ислам Нуры чыга,
Тырыш кардәш аны алырга.
Динебездә бер бер туган.
Татар, башкорт, гарәп халкы да.
Яр Чаллыда Ислам Нуры чыга,
Ерак, еракларга китеп тарала.
Иң кадерле кунак булып килә,
Безнең якка, ерак Уралга.
Дини мәҗлесләрдә дә аны укыйм.
Вәгазьләрен укыйм җомгада.
Нинди вәгазь кирәк тагын,
Ислам Нуры үзе булганда.
Яр Чаллыда Ислам Нуры чыга.
Җомга көне – бәйрәм көнендә,
Кил син безгә дини кунак булып,
Синең урының Мәчет түрендә.

 

6.02.2000 ел

автор: Рафагат хазрат Сафин

Тормыш турында шигырьләр. Бисмилла

Аңлатманы өстәү


Защитный код
Яңарту