Ринат бәете

 

Бисмилләхир-рахманир-рахим,

Бәет яза башладым.

Ринат күргән җәзалардан,

Аллаһ Үзе сакласын.

Сишәмбе көн була диләр,

Бу ел Корбан Гаетен.

Мин язармын – сез укырсыз,

Ринат мәрхүм бәетен.

Төрле вакытлар булгандыр.

Кичер мине әнием,

Зөлкагдәнең соңгы көне,

Минем дә соңгы көнем.

Үләсемне сизгән кебек,

Бездә торды әнием.

Икебездә уйламадык,

Миңа үлем килүен.

Чәршәмбе көн-кояш баткач,

Ишегемне кактылар.

Кем килде дип ишек ачсам,

Өстемә ташландылар.

Ике явыз ике яктан,

Типкәли башладылар.

Аяк, кулымны бау белән бәйләп,

Идәнгә ташладылар.

Баштан аяк – киемемне,

Спиртта чылаттылар.

Ике явыз һич уйламый,

Газ кранын ачтылар.

Көлә-көлә шырпы сызып,

Өстәмә ташладылар.

Мин ялкын булып кабынгач,

Чыгып та югалдылар.

Дөрләп яна киемнәрем,

Тәнем дә дөрләп яна.

Газ шартласа күпләр үлә,

Саклый хур Кадир Алла.

Киемнәрем янып бетте,

Баулар бушамый кебек.

Ни кадәрле кычкырсам да,

Беркем сүндерим кереп.

Аллаһ Үзе саклагандыр,

Өзелде куда бауым.

Соңгы көчләремне җыеп,

Яптым газның кранын.

Сүндерергә кирәк әле,

Фатирдагы янганны,

Бик күп халык һәләк була,

Алма Аллам җанымны.

Минем хәлне белгән кебек,

Керде бит күршемдә.

Икәүләшеп – сулар сибеп,

Тотындык сүндерергә.

Янгын сүнде, өй сакланды,

Зыян күрмәде халык,

Йөзләп халык исән калды,

Рәхмәте Бер Алланың.

Янып бетте күлмәгемдә,

Өстемдәге чалбарым.

Кичермәслек булды микән,

Мин кылган гөнахларым.

Һич түзә алмыйм, утта янам,

Пеште бит бөтен тәнем.

Бу дөньяда яши алмам,

Бәхил бул әнекәем.

Синнән дә бәхиллек сорыйм,

Минем хәләл җефетем.

Бу дөньяда син каласың,

Миннән башка бер үзең.

Ринатыбыз бар иде дип,

Мине искә алыгыз.

Миңа дога кылыр өчен,

Сез Мәчеткә барыгыз.

Бу дөньядан мин китәрмен,

Ярдәмсез калыр җаным,

Минем өчен ярдәм булыр,

Садакагыз, догагыз.

Зөлхиҗә ае якынлаша,

Корбан Гаете килер,

Зөлхиҗә ае кергәчтән,

Гәүдәмдә гүргә керер.

Озакламый килеп җитәр,

Изге Корбан Гаете,

Мин булмасам сезгә калыр,

Мина аталган бәетем.

 

5.02.2003 ел Чәршәмбе

автор: Рафагат хазрат Сафин

Аңлатманы өстәү


Защитный код
Яңарту