Ильяс бәете

Зират коймалары биек
Амбар белән кушылган
Сәгатьләрем саный-саный
Каберем көткән шуннан

Үз аягым белән барып,
Эзләп таптым үлемне.
Үз кулларым белән кисеп,
Харап иттем үземне.

Ниятем дә изге иде
Черек каралты - кура
Берсен харап итмәсен дип
Тотындым бит, я Хода

Кем уйлаган ул шик-шөбһәм
Үз башыма булыр дип
Хак әйткәннәр, адым саен
Үлем саклап торыр дип

Сизми калдым ни булганын
Күздән ут чыкты очып
Салкын җирләргә гөрселдәп
Аудым, туфрагын кочып.


Аңым җуйдым авыртудан
Ярдәмеңне бир, Ходам!
Салкын амбар йортларында
Җаным чыга дип торам

Әй, кешеләр, сез кайда соң?
Ник ярдәмгә килмисез?!
Көнем үтеп, төн җитә бит.
Хәлләремне белмисез!!!

Килүчеләр, ник китәсез
Мине ташлап, мин монда!
Ярдәм ... ярдәм.. кирәк миңа
Ишетмиләр .. я Хода!

Туганнарым, ник килмисез
Мин бит бик төгәл кеше
Вакытында кайтам-китәм
Инде ... караңгы төште

Разыя, син эзләп килдең
Юк, китмә ... китмә кире
Эзлә инде бераз гына
Мин монда бит, мин бире

Бөтен тәнем, башым сызлый
Авыртуга юк чама
Минутлар сәгатьтәй уза
Белгертергә юк чара

Төннәр җитте. Рафис белән
Лилиям эзләп тапты
Их, соңга калдыгыз шул инде
Ник туганнар соң кайтты

Мондый хәлләр булыр диеп
Кем уйлаган, кем көткән
Мине аңсыз табып алгач
Бөтен авыл ах! иткән

Җаным чыгасы булгандыр
Нижнекамск больницыда
Егерме бер көн көрәштем
Унайга юк тамчы да

Йә, Аллаһым, кызганмыйча
Бирдең миңа буй-сынны
Әзмәвер кебек чагымда
Ташлап китәм йортымны

Ни үкенеч, өлгермәдем
Мәчетләргә йөрергә
Язсың изгелекләремнән
Җәннәтләргә керергә

Миннән калган киемнәрне
Кечерәйтеп кимәгез
Барыбызны авыр хәлдә
Ташлап китте димәгез

Илле алтыда булсам да,
Мин әле егет идем
Шул булган мал-мөлкәтемә
Сөенеп яши бирдем

Ни хәл итим, Раббым мине
Шундый итеп яраткан
Биргәненә шөкер иттем
Кирәкмәде харам мал

Аллаһ шаһит, күңелемнән
Матур йорт кормак булдым
Ни сәбәптер, кул-аягым
Бәйләнгән сымак булды

Өч кыз туганым калдыгыз (өченчесе Лилия)
Өчегез өч якларда
Абый, диеп, яннарыма
Җыелышкан чакларда
Күңелләрем тула иде
Сөенеч - шатлык белән
Мин бит бердәнбер таяныч
Идем сезгә, бик беләм

Лилиягә әти кебек
Абыйсы ул мин идем
Алсу-Айнурга бабай да
Туган абый да идем
Их, белсәгез, мин аларны
Ничек яратканымны
Әзер идем алар өчен
Бүлешергә җанымны
Рафис, икәү план корып
Күпме кичләр уздырдык
Сөйләшеп туялмас идек
Икәү бергә утырып
Ярышлардан кайту белән
Яныма килер идең
Җиңү тарихыңны сөйләп
Кәефем күтәр идең

Разия!
Алтынчы октябрь көне
Синең туган көн бит ул
Шатлык көнен кинәт кара
Кайгы баскан төн бит ул

Туганнарың җыелышты
Сине тәбрик итәргә
Язмады шул, насыйп булды
Больниста төн кичәргә

Ялгызыңны калдырам дип
Әрнеп китәм, сеңелем
Синең янәшәңдә бергә
Үтте бөтен гомерем

Кайтсам-китсәм, әзер булды
Синең тәмле ашларың
Нихәл итим, чарасыздан
Калды ялгыз башларың

Караңгы озын төннәрдә
Башың кая куярсың
Күңелләрең тулган саен
Искә алып еларсың
Бер Аллаһы ташламаса
Җиңеллекләр тоярсың

Рәхмәт сезгә, авылдашлар
Мине якын иткәнсез
Авыл буйлап ярдәм җыеп
Терелтүемне көткәнсез
Шулай хөрмәт итәрсез дип
Исән чакта белмәдем
Өйдән соңгы чыгуым дип
Уема да килмәде
Белмәдем авыл халкының
Мин диеп өзелгәнен
Амбар белән ике арада
Калды йөргән эзләрем

Туганнарым сезгә әйтәм
Намаз - коръән укыгыз
Сездән башка өметем юк
Укып дога кылыгыз

Кергән-чыккан чакларда да
Иман әйтеп йөрегез
Тәкъдирләрдән узмыш юк ул
Ни язганын, белмибез


10.10. 2007 ел

автор: Кадрия Гатина

Аңлатманы өстәү


Защитный код
Яңарту