Мәхәббәтең чиксез сагыш

 

Мәхәббәтең чиксез сагыш булды,
сагышларың белән урадың.
Хисләр ташкынында тибрәттең дә,
Ваемсыз яшьлегем урладың.

Дала җиле төсле ирек сөйгән
Хыялыйны нигә яраттың.
Хисләремне шик астына алып
Чит-ятларга илтеп тараттың

Мәхәббәтең, ялкын-солышларың
Гомерлеккә мине урады.
Назлы сүзләр, туймас карашларың
Инде миннән ятлар урлады.

Мәхәббәтең чиксез сагыш иде,
Әллә вакытлыча булдымы?
Мине сагыш утларына салып,
Күңелең булып, дөньяң тулдымы.


март 2008

автор: Кадрия Гатина

Аңлатманы өстәү


Защитный код
Яңарту