Иң-иң

Синең хисләр иң-иң шашкын хисләр,

Синең сүзләр иң-иң саллысы.

Синең йөзең иң-иң нурлы йөздер,

Синең назың иң-иң татлысы.

 

Синең хисләр иң-иң кайнар хисләр,

Синең күзләр иң-иң моңлысы.

Синең куллар иң-иң йомшак куллар,

Синсез төннәр иң-иң шомлысы.

автор: Кадрия Гатина

Мәхәббәт турында шигырьләр. Иң-иң

Аңлатманы өстәү


Защитный код
Яңарту