Көнләшәм яки Бәхилләргә кире кайталмам

Яз килә, көз килә, кыш җитә

Гомерләр сине көтеп үтә

Бер-береңне иркәләп-сөеп

Куанып яшәүгә ни җитә?

Көнләшәм мин сине көнләшәм

Җаным диеп сиңа эндәшәм

Син булсаң да авыр

Булмасаң да кайгыр

Мәхәббәт ул шундый буладыр

Күктә йолдызлар чыга балкып

Сукмаклар сузыла ялтырап

Тәрәзә төбендә утырам

"Ник кайтмый һаман дип аптырап"

Юксынам мин сине юксынам

Сәбәбе дә юк сыман

Көнләшеп - алдашып яшәве

Шул мы ул яшеннең яшьнәве

Бәлки син дә әле саргаеп

Сагынырсың мине бер заман

Утырткан гөлләремне сыйпап

Еларсың гафу дип, күз алмам

Сагынам дип сине сагынам

Кабатлар кайтаваз артыңнан

Җаныңны эзгәләп

Мине эзләсәң дә

Бәхилләргә кире кайталмам

Көнләшәм мин сине көнләшәм

август 2001 ел Г.Якупова

 

Аңлатманы өстәү


Защитный код
Яңарту