Чәлпәк

Чәлпәк

Йомырка сытып, аңа сөт яки сөт өсте, шикәр комы, кирәгенчә тоз, чәй содасы өстиләр дә шикәр эреп беткәнче әйбәтләп болгаталар. Аннары он салып, каты итеп камыр басалар.

Әзер камырны 80-100 г чамасында кисәкләргә бүләләр, куна тактасында диаметры 20-30 см, калынлыгы 2 мм лы җәемнәр ясыйлар, зуррак булса, камыр өстенә чиста, коры тәлинкә куеп, тәлинкә кырыеннан чыгып торган камырны кисеп алалар. Чәлпәкне кайнап торган сары майда кыздыралар. Формасын саклау өчен, кыздырганда камыр читенә ике яктан юка агач таяк белән баскалап торалар. Кызгылт-сары әзер чәлпәкне суыталар һәм, өстенә шикәр оны сибеп, табынга бирәләр.

1 кг онга: 10 йомырка, 100 г сөт, тоз, кыздырырга 600 г сары май, камырга салырга 30 г шикәр комы, өстенә сибәргә 100 г шикәр оны, бераз чәй содасы.

Кош теле

Чәлпәккә баскан кебек үк камыр басалар, 1,5-2 мм калынлыгында җәяләр һәм махсус тәгәрмәч яки пычак белән 3-3,5 см киңлегендә тасмаларга теләләр, тасмаларны 4-5 см лы кыек шакмакларга кисәләр һәм кайнап торган сары майда кыздырып алалар. Суытып, шикәр оны сибәләр дә табынга бирәләр.

Азыкларны чәлпәккә алган кадәр алалар.

Бант

Камырдан кискән тасмаларны (моннан алда гына әйтелде) бант сыман бәйләп, кайнап торган майда кыздыралар. Кыздырганда ябышмасын өчен, ике яктан кечкенә таяк белән тотып торырга кирәк. Әзер бантка шикәр оны сибеп, табынга бирәләр. Чөгендер, кишер һәм җиләк суы кушып, аны төрле төстә пешерергә мөмкин.

Урама

Чәлпәкнеке кебек камыр басып, 1,5-2 мм калынлыкта җәяләр һәм, 3-4 см киңлектәге тасмалар кисеп, тасманы уклау очына урылар да, уклавы белән бергә, кайнап торган майга салалар. Уклауны әйләндерә-әйләндерә, урама кызарганчы кыздыралар. Суынгач, шикәр оны сибеп, табынга бирәләр.

1 кг бодай онына: 10 йомырка, 100 г сөт, тоз, кыздырырга 600 г май, 30 г шикәр комы, 100 г шикәр оны, бераз чәй содасы.