Корт

корт

Сөтне кайнатып чыгаргач, сөткә катык салып кайнаталар. Бераздан сөт эремчеккә әйләнә, аны башта кызарганчы, аннары шикәр өстәп, суы беткәнче кайнаталар. Әзер кортны икенче савытка бушатып, суыталар.

Эремчеккә сөт кушып та корт кайнатып була.

Салкын кортны, тәлинкәгә салып, табанга атланмай белән бирәләр.

Озаграк саклау өчен, кортны мичтә, кояшта яисә духовкада киптерәләр.

Беренче ысул: 1 л сөткә: 100 г катык, 40 г шикәр.
Икенче ысул: 33% дымлылыктагы 1 кг корт кайнату өчен: 1400 г майсыз эремчек, 230 г шикәр, 500 г сөт.

Кефирдан кайнаткан корт

Кортны калын төпле савытта я табада кайнаталар.

Кефирны савытка салып, көчле ут өстенә куялар. Суы кайнап беткәч, утны киметәләр һәм, саргылт төскә кергәнче, болгата-болгата кайнаталар, савыт төбендә корт утырып кала. Әзер кортны гөбәдия эченә салалар, май һәм бал белән ашыйлар. Кортны гөбәдия өчен әзерләгәндә каймак яки атланмай (сары май), шикәр өстәп утка куялар һәм яхшылап болгаталар.

Кефирдан бер гөбәдия өчен корт кайнатканда, ярты литр кефир кирәк.

Катыктан ясаган корт

Кефирдан ясаган кебек үк ясыйлар, тик катыктан кайнаткан корт таралып тормый, эре кисәкле, сузылучан була. Шуңа күрә әзер кортны, суытып, ит тарткычтан чыгаралар, аннары кирәгенчә файдаланалар.

Кортлы май

Киптерелгән кортны киледә төеп, илиләр, аннары сөт өстәп, ботка сыман булганчы акрын гына кайнаталар. Эреткән атланмай, шикәр комы өстәп, яхшылап болгаталар һәм тагын 10 минут чамасы сүрән генә ут өстендә тоталар да, тәлинкә яисә касәләргә салып, салкынга куялар. Кортны бал яисә төшсез җимештән кайнаткан варенье белән дә шулай ук әзерлиләр, тик шикәр комы гына салмыйлар.

2 стакан иләнгән корт, 1 стакан сөт, 150 г шикәр комы, 300 г сары май яисә атланмай, 500 г бал яисә 300 г варенье.