Тутырган балык

балык

Гадәттә чуртан яисә судакны тутыралар. Чуртанны тутырганда, күл исе килмәсен өчен, балыкны 3 процентлы аш серкәсе салган суда юарга кирәк.
Тиресен ертмыйча гына, балыкның тәңкәсен чистарталар, башын кисәләр, корсагын ярмыйча гына, баш ягыннан эчен алалар, 4-5 см киңлегендә түгәрәкләп турыйлар, салкын суда яхшылап юып, иләктә саркыталар.
Шуннан соң, тиресен ертмаска тырышып, итен нечкә үткен пычак белән кисеп алалар, кылчыкларын чистарталар. Йомшак итне суган, борыч һәм бодай ипие белән 2-3 тапкыр ит тарткычтан чыгаралар. Аннары, вак кына турап майда кыздырып алгач суган, тоз, борыч, көнбагыш мае, азрак шикәр комы кушып, чи йомырка сытып, яхшылап болгаталар.
Әзер эчне балык тиресенә тутыралар һәм өстен пычакны чи йомыкага манып тигезлиләр.
Азыкларны кәстрүлгә болай салалар: кәстрүл төбенә яхшылап юып суган кабыгы, аның өстенә түгәрәкләп тураган кишер, аннары тутырган балык кисәкләрен бер рәт, яңадан - яшелчәләр, өстенә тагын балык тезәләр. Балык күмелерлек кенә кайнап торган су салалар һәм, өстен каплап, сүрән утка куялар да акрын гына кайнатып, 1-1,5 сәгать пешерәләр. Яшелчә һәм балык көймәсен өчен, әледән-әле карап торырга, көчле кайнаса, утны киметергә кирәк.
Кеше саен 1-2 кисәк әзер балык янына беәрәңге салып чыгаралар, өстенә яшел тәмләткечләр сибәләр.
Балыкны табынга бер савытта чыгарганда бөтен балык рәвешендә тезәләр.
Сөзгәч, балык пешкән шулпада бәрәңге пешерергә, бәрәңгене балык тирәсенә тезеп табынга бирергә мөмкин.

1,5-2,5 кг лы балыкны тутыру өчен: 200 г бодай ипие, 200 г суган, 1-2 кишер, 1 балкашык шикәр комы, 2 йомырка, 1 аш кашыгы көнбагыш мае, кирәгенчә тоз, борыч.

video