Чумар

чумар

Чумар пешерү өчен сарык, сыер яисә тавык итеннән шулпа әзерлиләр. Пешкән итне алып, шулпасын сөзәләр һәм, камыр изү өчен, бераз шулпа алып суыталар.
Табакка иләп он салалар, уртасын чокырлыйлар да, йомырка сытып, тоз сипкәч, шулпа салып кашык белән акрын гына болгаталар ( йомырка пешмәсен өчен шулпа кайнар булмаска тиеш). Камырны, йомшак (каймак камырыннан куерак), ләкин кашыктан агып төшмәслек итеп һәм төерләр калдырмыйча, кашык белән яхшылап изәләр.
Шундый камырны, балкашык белән урман чикләвеге кадәр генә алып, кайнап торган шулпага салалар. Чумар башта төпкә бата, аннары өскә күтәрелә, бераздан пешеп җитә.
Чумарлы ашка бәрәңге, кишер һәм суган салсаң да ярый, ул чагында чумарны бәрәңге пешкәч салалар.
Чумарны бодай, карабодай, борчак һәм ясмык оныннан да изәргә мөмкин.

1 өлешкә: 35-40 г он, камыр өчен 30-40 г шулпа яисә су, 1,5 йомырка, тоз, борыч.

Борчак чумары

Борчак чумарын сыер, сарык яки ат ите шулпасында әзерлиләр.
Башта ит шулпасы пешерәләр дә турап кишер, суган һәм тоз салалар. Камырны иләгән борчак оныннан, җылымса шулпага яисә суга йомырка сытып, токмач камырыннан йомшаграк итеп басалар, аннары камырны тавык йомыркасы кадәр кисәкләргә бүләләр һәм токмач җәеменнән 2-3 тапкыр калынрак итеп җәяләр. Җәемне  1-2 бармак киңлегендә озынчага кисәләр һәм шуны, өзеп-өзеп, кайнап торган ашка салалар. Кәстрүл төбенә утырмасын, ябышып оешмасын өчен, чумарны салып бетергәч, болгаткалап җибәрәләр. Чумар кайнап чыккач, ашка лавр яфрагы салып, аны, чумар өскә күтәрелгәнчә, 5-6 минут кайнаталар.
Чумарлы аш өстенә вак кына турап башлы яисә яшел суган сипсәң әйбәт була.
Ясмык оныннан да чумарны шулай ук пешерәләр.

1 өлешкә: 150 г сөякле ит, 160 г бәрәңге, 20 г кишер, 30 г башлы суган, 10 г сары май, 50 г чумар, лавр яфрагы, тоз, борыч.

video