Балык тәбәсе

балык тәбәсе

Тәбәне алабуга, чабак, ташбаш, шыртлака, еланбалык кебек вак балыклардан пешерәләр.
Аш-су пешерү өчен эшкәртелгән балыкларның башларын, канат кырыйларын кисеп, әйбәтләп юалар һәм, кәстрүлгә салып, тоз сибеп, яхшылап болгатканнан соң 5-10 минут салкын урынга куеп торалар. Шуннан соң балыкларны, кызган майлы табага тезеп, кибеп беткәнче кыздыралар. Балык кызган арада, сөткә йомырка сытып һәм кыздырылган башлы суган белән борыч салып, катнашма ясала. Аны кыздырылган балык өстенә тотып, мич алдына яки духовкага куялар. Күтәрелеп менгәч тәбәне кайнар килеш табынга бирәләр.

1 өлешкә: 150-200 г балык, 1-2 йомырка, 35-50 г башлы суган, балыкны кыздыру өчен 30-40 г май.

Авылча пешерелгән балык тәбәсе

Вак балыкны (табан балык, карп, корбан балык) чистартып юып саркыталар, эченә, тышына тоз сибеп уалар, борыч сибәләр, аннары майлы табага тезеп, өстенә күп итеп каймак салалар һәм кызу мичтә яки духовкада пешерәләр. Балык өстенә вак кына турап башлы суган кыздырып сибәргә мөмкин.
Табынга табасы белән кайнар килеш бирәләр.