Катлама

катлама

Катламаны төче камырдан ит белән пешерәләр.
Камырын, йомырка сытып, май һәм бераз тоз салып, сөткә генә басалар, токмач җәйгән кебек җәяләр һәм буен 25-30, иңен 20 см тасма итеп кисәләр.
Сыер итен, сөякләреннән һәм сеңерләреннән аерып, башта шул көе, аннары суган белән ит тарткычтан чыгарып, тоз, борыч сибеп яхшылап болгаталар. Әгәр ит куерак булса, бераз сөт яки суынган шулпа, я су салып йомшарталар.
Итне, суган, тоз, борыч салып, тагаракта чабарга да мөмкин.
Шундый итне кискән камыр өстенә 1-1,5 см калынлыгында (кырыена 1,5-2см җиткермәскә кирәк) салып чыгып, түгәрәкләп төрәләр дә, итнең сүле акмасын өчен, катламаның баш-башларындагы камырны ябыштыралар.
Катламаларны иләккә тезеп, кайнап торган сулы кәстрүл өстенә, су иләккә тиеп тормаслык итеп куялар. Өстен ябып, катламаны парда пешерәләр.
Катламаны табада да пешерергә мөмкин. Тирән табага яртылаш су салып, ут өстендә кайнатып чыгаралар. Аннары катламаны шунда тезеп, өстен икенче таба яисә капкач белән ябып, кызу мичтә яисә духовкада пешерәләр.
Әзер катламаны майлы табага тезеп өстен майлыйлар һәм бераз духовкада яки мичтә тоталар, аннары 3 см калынлыгында түгәрәкләп кисеп, өстенә атланмай сибеп, кайнар килеш табынга бирәләр.

камыр - 100-150 г., сыер ите (сөяксез) - 75-100 г., башлы суган - 25-30 г., кирәгенчә тоз, борыч.

Мәкле катлама

Төче камыр әзерлиләр дә токмач камыры кебек җәяләр, өстенә күп итеп эреткән сары май сөртәләр, мәк һәм шикәр комы сибәләр. Башта камырны урталай бөклиләр, майлап мәк һәм шикәр комы сибеп, тагын бөклиләр. Дүрткә бөкләнгән камырны, майлы табага тезеп, кызу мичкә куялар.
Катлама пешкәч, суытып, кискәләп, табынга чыгаралар.

500 г камырга: 250—300 г мәк, 100—150 г шикәр комы, 100 —150 г май.

видео

Татар халык ашлары. Катлама