Буза

буза

Озак кайнаткан сөт төсендәге баллы куе эчемлек буза дип атала. Аны бик кадерле кунакка десерт итеп бирәләр. Бузаны вак солы ярмасыннан, шулай ук талканнан һәм солы оныннан да әзерлиләр.
Вакланган солы ярмасын салкын суда юып, 10-30 минут өстен ябып, җылы суда тоталар. Җебеткән ярманы, сөзеп, табага яки калайга салалар да уклау белән изәләр. Шуннан соң, чиста калайга бушатып, мичкә киптерергә куялар. Шундый ярмадан буза әзерләргә мөмкин. Җебетеп мичтә киптергәннән соң, ярманы он итеп тартырга кирәк.
Зур савытка әзер солы оны, ике стакан бодай оны салып, кайнап торган атланмай өстиләр һәм барысын бергә, аннары кайнар су салып, камыр сыман булганчы әйбәтләп болгаталар. Шуннан соң савытны, җылысы саклансын өчен яхшылап ябып, 30 минут тоталар да кайнаган су белән сыеклыйлар.
Апара бүлмә температурасына кадәр суынгач, изгән чүпрә, 1 стакан шикәр комы өстәп ачыталар. Күпереп менгәч, яңадан кайнаган җылы су белән сыеклыйлар, әйбәтләп болгаталар һәм нечкә иләктән сөзәләр. Иләктә калганына су салып, тагын сөзәләр, шулай да буза артык сыек булмаска тиеш (иләктә калганын ташлыйлар). Сөзгән бузага тагын 1-2 стакан шикәр комы өстәп болгаталар да җылы урынга ачытырга куялар. Әчкелтем булып күперә башлагач, буза әзер була. Эчәр алдыннан шикәр комы өстәргә мөмкин. Бузаны салкын урында саклыйлар.

3-3,5 л бузага: 0,5 кг солы ярмасы, 50 г атланмай, 10-15 г чүпрә, 25 г бодай оны, 250 г шикәр комы.