Тутырма

тутырма

Тутырманы сыер итеннән яки терлек үпкә-бавыры һәм йөрәгеннән ясыйлар. Иткә төрле ярма (дөге, тары, карабодай яки солы ярмасы), башлы суган, йомырка, тоз, борыч, сөт яисә шулпа кушалар.
Әйтеп кителгән азыкларны эшкәртеп, кәҗә, сарык яисә сыер һәм ат эчәгенә тутыралар.
Тутырма өчен эчәкнең эчен тышка әйләндереп бик яхшылап юалар да пычак белән кырып чистарталар (кыш көне кар өстендә таптарга була), аннары юып, баш-башларын бәйләп, сул ягын әйләндереп, эченә әзер ит белән ярма тутыралар.

Сыер ите белән дөге тутырмасы

Симез сыер итенең сөяксез җирен суган белән ит тарткычтан чыгарып, тоз, борыч сибәләр, бераз сөт яки салкын шулпа һәм пешермичә яисә бүрттереп дөге салып яхшылап болгаталар. Бу катнашма сыек булырга тиеш.
Эчәкнең өчтән ике өлешенә шул әзер катнашманы салып, ачык башын бәйләп куялар. Эчәкне тутырып бетерергә ярамый, чөнки пешкәндә ярма бүртә, арта, тутырма ярылырга мөмкин.
Шулай әзерләгән тутырманы кайнап торган тозлы суга уклауга бәйләп батыралар һәм, әзер булганчы, акрын гына кайнаталар. Ул 30-40 минут пешә. Табынга кайнар килеш бирелә.
Тутырманы аркылыга турап та, бөтен килеш тә майлы кызу табада ут өстендә яки духовкада кыздырып алырга мөмкин.
Тутырма янына әйрән, катык куялар, кайнар ит шулпасы бирергә дә мөмкин.

1 кг иткә: 100 г дөге, 100 г суган, 300-400 г салкын шулпа, тоз, борыч.

Үпкә-бавыр тутырмасы

Терлекнең үпкә-бавырын һәм йөрәген вак кына турыйлар да, суган кушып, ит тарткычтан чыгаралар яки тагаракта чабалар. Башта тоз һәм борыч сибеп, йомырка сытып, аннары сөт яисә салкын шулпа һәм дөге (яисә карабодай ярмасы) өстәп, яхшылап болгаталар да, эченә тутырып, баш-башын бәйләп куялар. Катнашма сыек булырга тиеш. Аннан соң сыер итеннән ясаган тутырманы пешергән кебек үк пешерәләр.
Тутырманы бавыр белән ярмадан гына да әзерләргә мөмкин.
Үпкә-бавыр тутырмасы - тансык азык, аны түгәрәкләп турап тәлинкәгә матур итеп тезәләр һәм икенче ашамлык итеп кайнар килеш бирәләр.

1 кг үпкә-бавыр, йөрәккә: 100 г дөге яки 120 г карабодай ярмасы, йомырка, 100 г суган, 300-400 г сөт яисә шулпа, кирәгенчә тоз, борыч.