Юка

юка

Юка

Юка - татар халкы табынында еш була торган борынгы ашамлык.
Юка - татар халкының төче камырдан яратып пешерә торган ризыкларының берсе. Төче камырны болай ясыйбыз. Чиста савытка су яки сөт салабыз да шикәр комы, тоз, йомырка, май өстәп, әйбәтләп болгатабыз. Аннан соң иләнгән он салып, кулга һәм савыт кырыена ябышмый башлаганчы камыр басабыз. Төче камырны 100 әр граммлы кисәкләргә бүлеп, 1,5-2 мм калынлыкта чынаяк тәлинкәсеннән зуррак җәемнәр җәябез. Аларны майсыз яки аз гына май сөртеп табада пешерәбез.
Әзер юкабарны, суынмасын өчен, киндер тастымал белән каплап куябыз. Аннары алырны тәлинкәгә берсе өстенә икенчесен өеп табынга бирәбез. Юкаларны табынга болай да чыгарырга мөмкин: берсен майлагач, өстенә икенчесен куеп майлыйбыз, аннары өченчесен һ.б. Шулай 10-12 кат өябез. Өемне зур тәлинкәгә куеп - урталай, ә аннан һәр кисәкне тагын берничә өлешкә бүләбез. Юкага шикәр комы оны сибәргә, повидло яки варенье ягарга да мөмкин.

500-700 г он, 200-250 г су яисә сөт, 30 г шикәр комы, 100 г май, 2 йомырка, тоз

Ачы торма белән итле салат

Пешкән итне токмачлап турыйбыз. Суганны кабыгын чистартып, боҗралап турыйбыз һәм табада әз генә май белән алтынсу төскә кергәнче кыздырып алабыз. Ачы торманы яхшылап юып, юка итеп токмачлап турап, тирән эчле савытта ит, суган белән кушып болгатабыз, тәменчә тоз сибәбез һәм майонез кушып, тагын болгатабыз. Әзер салатны салат савытына бушатабыз.

1-2 ачы тормага: 300 г ит, 2 баш суган, 70 г үсемлек мае, ярты банка майонез, тоз

татар халык ашлары